Россиядә ял иткән өчен кэшбек программасы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак

Узган ел Россиядә ял итү өчен  алынган юлламалар өчен кешбэк программасы гамәлгә кертелгән иде.  Аннан миллионнан артык кеше файдаланган. Барлыгы 20 миллиард сумга якын тур сатып алынган һә, туристларга дүрт миллиард сумга якын акча кайтарылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сүзләренчә, программа буенча Россиядә яшәүчеләр илнең көньягында гына түгел, ә тләсә кайсы урынында ял итә ала. Санкт-Петербург, Алтай, Татарстан, Пермь крае, Калининград һәм Төмән өлкәсенә юлламалар алып, кэшбек кайтарырга мөмкин.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, юлламага акчаларны өлешчә кире кайтарып, эчке туризмга ярдәм итү программасын ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим итте.


Фикер өстәү