Суыкта баланың теле тимергә ябышкан очракта нәрсә эшләргә икәнен аңлатканнар

Суыкта кайбер балаларда таганны яки балалар мәйданчыгындагы башка тимер әйберләрне ялап карау теләге туа. Ни өчен тел суыкта тимергә ябышып кала, бу хәл нәрсәгә китерергә мөмкин? Казан шәһәре 2 нче балалар сырхауханәсе табиблары “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта аңлатып үткән.

“Кайвакыт шаяру кызыксынучан балага җитди зыян салырга мөмкин. Тимергә тел ябышу – тиктормас балалар арасында еш очрый торган күренеш”, – ди билгеләп үткән алар.
Температураның төрлечә булуы сәбәпле, тел салкын тимергә ябыша: тел өслегендәге төкерек салкын тимергә тиюгә, күз ачып йомганчы шунда “берегеп” кала.

Педиатрлар кисәтеп әйткәнчә, телне тимер өслегеннән каерып алу омтылышы аянычлы нәтиҗәләргә, хәтта җәрәхәтләнүгә китерергә мөмкин. Бу очракта бала борыны белән сулыш алып, һаваны авызыннан чыгарып, сулышы белән телне җылытырга мөмкин.

“Якындагы кибеттән яки җәмәгать туклануы оешмасыннан җылы сыеклык – су яки чәй алып килеп, шуны тел ябышкан өслеккә бөркү әйбәт булачак. Әмма кайнар су кулланырга ярамый. Башка сыеклык юк икән, кайнар сыеклыкның бераз суынуын көтеп торырга кирәк”, – дип билгеләп үткән табиблар.
Телне тимердән һич тә көч белән аерып алу омтылышына юл куярга ярамый. Табиблар әйтүенчә, кайберәүләр тимерне, кабызгыч белән җылытырга мөмкин, дип саный. Әмма бу – ялгыш фикер. Чөнки болай телнең җәрәхәтләнү куркыныч зур.

“Шулай да бала тимер өслеккә ябышкан телен үзе каерып алса, башын артка җибәреп, чиста тукыма аша теленә бармак белән басарга һәм кан туктаганчы, берничә минут шулай тотып торырга кирәк. Ә инде кан агу туктамаса, “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга”, – дип аңлаткан табиблар.


Фикер өстәү