Балыкчылар: «Кәрәкәне – керосин, карпны борчак белән алдыйсың»

«Үрмәкүч оясында булса, балык шәп эләгә». Саба районында яшәүче 72  яшьлек  балыкчы Вакыйф  Җамалиев моны үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә. Күптән түгел узган балыкчылар ярышында ул районның иң өлкән балыкчысы булып танылган. Иң яше –  Рүзәл Садыйков. Шулай ук иң зур, иң күп балык тотучылар да бүләксез калмаган.

Саба балыкчылары Чулман елгасының «Ташбака» дип йөртелгән урынында егерме өченче мәртәбә ярыш уздырган. Анда быел 92 кеше катнашырга теләк белдергән. Ярышка Теләче балыкчылары да кушылган. Бәйгене оештыручы Хәниф Тимербаев әйтүенчә, балыкчылар елдан-ел күбәя, гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар. Элек  хатын-кызлар да  катнашса, тик соңгы вакытта  ирләр генә  җыела икән. Иртән башланган ярыш кичкә кадәр дәвам иткән. Бәкедән иң зур сула (берш) балыгын Юлбаттан Назыйф Шакирҗанов, иң зур судакны Газинур Вафин тартып чыгарган. Зурлыгы – 2 кило чамасы.

Балыкчыларны башка сынаулар да көткән. Бозны тиз арада бораулап тишүдә Раил Садыйковка тиңнәр булмаган. Моточаналар ярышында  финишка беренче булып Салават Шиһапов килгән. «Иң-иң»нәргә мактау кәгазьләре, иганәчеләрнең кыйммәтле бүләкләре тапшырылган. Балык тоту өчен кирәк-ярак белән сәүдә итүче  кибет  хуҗалары булышкан.

Балыкчыларга хәл-әхвәл белешү, тәҗрибә уртаклашу өчен дә кирәк мондый очрашу. Үзләре әйтүенчә, ярышларның  балыклар өчен дә файдасы бар. Бәкеләрдән алар  кислород сулый, бу вакытта аңа бик мохтаҗ икәннәр.

Иң өлкән балкычы дип танылган Вакыйф абый Җамалиев  7 яшьтән үк кармак сала. Хәзер инде аның  65 ел стажы  бар. Якутиядә яшәгәндә, хәтта 40 килолы тайменьнар эләктергән. Чуртаннарының иң зурысы – 16,  корбан балыгы (лещ) – 5, кызыл канаты – 2,5 килолы.

– Елгага төштең дә кармак салдың гына түгел. Һәр балыкның – үз хәйләсе. Саба егетләрен дә балык тоту серләренә өйрәтеп бетердем. Моның өчен  китап күп укырга кирәк. Кешегә карап та өйрәнәсең. Җимнән дә күп нәрсә тора. Ерткыч балыкка икенче төрлене әзерлисең. Карпка борчак кирәк, кәрәкә керосин, әнис тамчысы, сарымсак исен ярата. Шуңа күрә рюкзакта  суалчаны да, башкасы да булырга  тиеш. Елга, күл буенда берничә урында төрле җимне ашатып, кайсы яхшырак дип тикшереп карыйм, – дип сөйли балыкчы абзый.

Балык капмаган чаклары бик сирәк була аның. Моңа  иптәшләре дә аптырый. Кайчакта, үзеңә бер төрле җим аласың, безгә икенчесен бирәсең, дип үпкәлиләр дә икән. «Андый гадәтем юк. Мин алдаласам, әнә алайса китап укыгыз, дим», – ди ул.

Вакыйф абый балыкка барганда, ырымнарга да ышана. Әгәр үрмәкүч пәрәвездә булса, табыш булачак, аннан чыгып качса, су буена төшүдән мәгънә юк, ди. Шул үрмәкүчкә карап, буран, җилләрдә дә уңыш белән кайтканы бар аның. Эт аунаса, һава торышы үзгәрә. Карлыгачлар  астан очса да, буш кул белән кайтачаксың. Менә шундый вак нәрсәләргә дә игътибар итә ул.

Сабырлыгың җитмәсә, яр кырына килеп тә торма! Заманасында көрәшеп йөргән, тормышта кызурак холыклы Вакыйф абый бәке янында  бөтенләй икенче кешегә әйләнә. Кайсы җирең генә авыртса да, 3–4 сәгатьтән бернинди дару да, табиб та кирәкми башлый, ди.

– Ярга бик якын килергә ярамый, балык  тавышны яратмый. Кармак салгач, тыныч кына утырырга кирәк, – ди ул. – Балык, дип  өйдәгесен онытмагыз. Барлык эшләрне карап бетергәч кенә барыгыз. Монысы,  кайткач, хатын белән ызгышмас өчен.  Яшь балыкчыларга шулай дип әйтәм, истә тоталар. Әгәр өйдә булышмасаң, тоткан балыгың да булмаса, тавыш чыгар өчен күп кирәкми.

Кышкы ярыш үткәч, җәйгесенә әзерләнә башлаганнар. Анысында  балык та тотачаклар, моторлы көймәләрдә дә ярышачаклар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү