Үрмәкүч ятьмәсе: яшүсмерләрне ялгыш юлдан ничек сакларга?

Бу арада яшь буынның ныгып бетмәгән аңын кайгыртырга вакыт җиткәнен кабат искә төшердек. Сәбәбе шул: соңгы берничә көндә массакүләм мәгълүмәт чараларында «ЧВК Рёдан» дигән яшьләр субкультурасы турында мәгълүмат пәйда булды. Яңа булгач, шик тумый калмый, билгеле.

Ил күләмендә шау-шу куптарган әлеге хәрәкәткә кушылган яшьләр тәртипсезлек кылырга һәм көч кулланырга өнди, имеш. Россия күләмендә тоткарланган, хокук саклаучылар кулына эләккән берничә йөзләп бала бар инде. Асылда бу хәрәкәт нидән гыйбарәт? Бу башкалардан үзгәрәк, кирерәк, кыюрак булуны исбатлаумы? Әллә чынлап та куркырга нигез бармы? Ата-аналарга нишләргә? Шул сорауларга җавап эзләдек.

АУЕ*мы, анимемы?

Әлеге хәрәкәткә февраль азагында игътибар итәләр. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Улан-Удэ һәм башка зур шәһәрләрдә сәүдә үзәкләрендә сугышып, тәртипсезлекләр оештырып йөргән бер төркем яшүсмерләрне тоткарлый башлагач килеп чыга бу хәл. Янәсе, яшүсмерләр махсус алдан сөйләшеп, төрле шәһәрләрдә сугышырга, кыйнашырга чыга, билгеле бер кешеләргә бәйләнә. Берәүләр әлеге хәрәкәтне экстремистик оешмалар белән бер дәрәҗәгә куя, икенчеләре аларның куркыныч тудырмый торган булуын дәлилли.

Шулай да, без дә хәрәкәтнең асылына төшенеп карыйк.  «Рёдан» формаль булмаган яшьләр хәрәкәте. Аның тарафдарлары аниме жанрын үз итә. Алар теле белән әйткәндә, бу – аниме субкультурасының «dead inside» дигән юнәлеше. Бу сүз «эчтән үле» дигәнне аңлата.

Әлеге агым моннан ике ел элек популярлаша. Моңа сәбәпче «Хантер х Хантер» дигән япон комиксы (манга) каһарманы. Әлеге комикста ул «Пауки» бандасының башлыгы булып тора. Шушы анимедан чыгып, әлеге хәрәкәткә кушылучыларның төс-кыяфәте дә билгеләнә: кыска кара чәч, шакмаклы чалбар, үрмәкүч һәм «4» саны сурәте (йә татуировка).

Социаль челтәрләрдә әлеге субкультура тарафдарларын берләштерә торган төркемнәр шактый. Кеше саны күп булганнарын без дә карап чыктык. Алдан ук әйтергә кирәктер: шәхси хәрби компаниягә (ЧВК) аларның бернинди катнашы юк. Бу сүзне дәрәҗә арттыру, ягъни үзләрен күрсәтү өчен генә кулланганнар. Төркемнәрдә, нигездә, анимега бәйле сурәтләр, видеолар, кием-салым, музыка белән уртаклашу, аралашу бара.

Февраль ыгы-зыгылары аниме җанатарларының да тынычлыгын урлаган булса кирәк. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемнәрнең берсендә «рёданчылар»: «Әлеге берләшмә сәясәт, дин һәм милләтчелеккә бәйле түгел, без Россия законнарын бозарга өндәмибез», – дип язып куйганнар.

Шул ук социаль челтәрдәге төркемнәрнең берсенә нигез салучы «рёданчы» Сеня Алмутов дигән кеше дә, җыелып, йодрык уйнатучыларга аларның бернинди катнашы булмавын аңлатырга тырыша:

Бу хәрәкәтнең лидерлары да, идеясе, максаты да юк. Бездә бернинди депрессия чалымнары да юк, без начарлык пропагандаламыйбыз, өстәвенә көч куллану һәм җәберләү яклы түгелбез.

«Үрмәкүч»ләрнең Казандагы «оя»сына күз салып өлгереп булмады. Тоткарлаулардан соң «рёдан»ның башкаладагы телеграм-сәхифәсе юкка чыкты. Аны булдырган кеше бары тик бу хәрәкәткә бернинди катнашы булмавын әйткән һәм кешеләрне төс-кыяфәткә карап кына бәяләргә ярамый дип өндәгән.

«Үрмәкүч»ләр турындагы яңалыкны Росмолодежь башлыгы Ксения Разуваева да шәрехләде. «Без ачыклаганча, «Рёдан» – берничә ел элек барлыкка килгән аниме-берләшмә ул. Үрмәкүч сурәте төшерелгән нәрсәләр исә – яшьләр арасында популяр булган брендның элеккеге коллекциясе генә. Аның бернинди дә формаль булмаган юнәлешкә катнашы юк», – дигән ул.

Ә менә Куркынычсыз интернет лигасы директоры Екатерина Мизулина әлеге хәрәкәтнең популярлашуында социаль челтәрләр һәм мәгълүмат чараларын гаепләде.

– «Рёдан» тарафдарлары яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек пәйда булды. «Хайп» һәм теләсә нинди мәгълүматны тарату нәтиҗәсе инде ул, – дигән фикердә ул. – Аңлашыла, «Рёдан» – депрессив-агрессив субкультура. Гомумән, аниме-субкультура деструктив санала. Яшьләрнең энергиясе артык күп, алар аны кая куярга белми.

Кыскасы, мәсьәлә үрмәкүч пәрәвезедәй, буталчык. Асылда, монда бер гаебе булмаган хәрәкәтне гаепле итеп калдырырга теләгән провокаторлар кулы уйнарга мөмкин, дигән шик тә бар. Шул ук вакытта яшьләрнең йодрык уйнатулары мәйдан бүлешкәннән түгел, ә, бәлки, үзгә киенгән, үзгә булганга күрә «гадәти» саналганнарның килеп бәйләнүләреннән дә булырга мөмкин бит.

Ата-аналарга нишләргә?

Әлбәттә, түрәләр борчылуы да, җәмәгатьчелекнең ыгы-зыгысы да ата-аналарныкына җитми инде. Төп кайгыручылар – алар. Балаларны ничек сакларга? Тискәре йогынты ясарлык агымнардан ничек алып калырга? Тыелган һәрвакыт татлы түгел икәнен аңлатып буламы? Психолог Галия Гыймадиевадан шул хакта сораштык.

– Кешенең кемгәдер кирәк һәм теге яисә бу төркем, юнәлеш, бергәлекнеке булу ихтыяҗы бар. Бу – табигый. Балалар өчен беренче «төркем» ул – аның гаиләсе. Бала гаиләдәгеләргә охшарга тырыша, алар кебек булырга тели. Әмма үсә барган саен барысы да үзгәрә. Охшашлык, тиңдәшлекне ул инде тышкы дөньядан эзли, – ди белгеч. – Әлбәттә, бик үк имин булмаган төркемнәр бар. Аларны деструктив дибез. Алар психиканы, сәламәтлекне бозуга юнәлдерелгән. Төп куркыныч та әнә шунда. Чынбарлык шулай корылган: берәү дә, балам теге яисә бу юнәлешкә кереп китмәс дип, 100 процент гарантия бирә алмый. Тик без – ата-аналар кайбер нәрсәләргә йогынты ясый алабыз. Алар баланы үзгәртә алмый. Әмма балалар ата-анага ышана, аларның бала алдында абруе, ике арада җылы мөнәсәбәт бар икән, тәэсир итеп була әле.

Ата-анасы белән элемтәсе булмаган буын тышкы дөньяның тискәре факторларына ешрак дучар була, дигән фикердә психолог. «Яхшы, дөрес мөнәсәбәтләр балага ныклы үзбәя, үзеңне яклый алу мөмкинлеге бирә, андыйлар кирәк урында «юк» дип әйтә белә. Кибәкне бөртектән аералар, кыскасы», – ди Галия Гыймадиева.

Психологның ата-аналарга да киңәше бар. Беренчедән, баланың ниндидер субкультурага кушылганын күрәсез икән, тынычланырга, субкультураның асылын аңларга, кыйммәтләрен өйрәнергә. Икенчедән, баланың ихтыяҗлары канәгатьләндерелгәнме, юкмы – шуны ачыкларга. Әйтик, гаиләдә барысы да бик тыныч, тотрыклы, ә бала кинәт экстремаль юнәлешләргә йөз борды, ди. Тыныч мохиттә бу хакта сөйләшергә, фикер алышырга мөһим. Бала субкультура турында үзе сөйләсен, аңлатсын.

– Яшүсмерләр үзләрен ишеттерергә тели. Бу – табигый ихтыяҗ. Ата-ананың шундук шелтәләве, ябырылуы баланы куркытырга, читкә этәрергә мөмкин, – ди белгеч.

Бу хакта ни уйлыйлар? 

Тимур Сөләйманов, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе:

– Әлбәттә, бу безнең өчен җитди сигнал һәм ул «Алдынгылар хәрәкәте» кебек хәрәкәтнең хәзер аеруча да кирәк булуын дәлилли. Ул хәрәкәт тормышта үзен тапкан яшүсмерләр өчен генә түгел, һәр яшь кешене колачларга, массакүләм булырга тиеш. Иң элек ул хәрәкәт кайда яшьләр – шунда оешырга тиеш. Хәзерге вакытта онлайн мохиттә сыйфатлы итеп эшләргә кирәк. Яшүсмерләр, яшьләр виртуаль дөнья белән чынбарлыкны әллә ни аермый. Алар өчен болар икесе дә – үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә, үзләрен күрсәтә, аралаша торган урын. Онлайнда эшчәнлекне көчәйтергә кирәк.

Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләре үзәге директоры:

– Илебез, республикабыз өчен хәзерге вакытта балалар һәм яшьләр белән эшләү актуаль юнәлеш булып кала. Без балаларны тискәре оешмалардан, зыянлы эшчәнлектән сакларга телибез икән, начарлыктан этәрелеп, моның ни өчен әйбәт түгел, анда барырга кирәк түгел дип түгел, ә киресенчә, яхшылыкка юнәлтергә кирәк. Бу безнең эштә иң төп кагыйдә булырга тиеш. Балаларга никадәр күбрәк альтернатива, сайлау мөмкинлеге бирәбез, шулкадәр күбрәк балаларны, яшьләрне сыйфатлы, яхшы юнәлешкә җәлеп итәчәкбез. Хәзерге көндә республикада бик күп оешмалар бар, алар төрле юнәлештә эшли.

Гаиләдән дә читкә китә алмыйбыз. Гаиләдәге тәрбия – нигез, база. Ата-аналар белән эшчәнлекне көчәйтергә кирәк. Моны көчәйтү өчен ата-аналар берләшмәләре булдыру мөһим. Балалар үз вакытын күпләп уздыра торган җирләрдә – бакчалар, мәктәп һәм башкасы – тәрбия эшенә зур игътибар бирергә кирәк. Ул тәрбия эше укудан тыш алып барыла торган бер чара булып кына калмаска тиеш. Моның да бер системага әверелүе мөһим.

Альберт Бикбов, блогер:

– Меңләгән яшүсмернең сәүдә үзәкләрендә сугышуларының сәбәбе – стресс күрсәткеченең гаять зур булуы. Яшьләр генә түгел, бөтен ил бу халәттә. Әмма яшьләрдә ул, гормональ сәбәпләр аркасында, көчлерәк чагыла. Ул җыела, җыела да, нәтиҗәдә, кая да булса, нәрсәгә дә булса чыгарга тиеш бит. <…> Иң мөһиме – пар чыгару бит. <…> Даими неврозның кайчан да булса ничек тә булса чыгарга тиешлеге көн кебек ачык. Шуңа теләсә нинди чаралар эзлиләр дә инде.

«Телеграм» социаль челтәрендәге сәхифәсеннән

2022 елда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы формаль булмаган яшүсмерләр берләшмәләре һәм балигъ булмаганнар катнашында (йә алар тарафыннан) 736 җинаять очрагын теркәгән. 2021 елда бу сан 694 иде.

Министрлык мәгълүматлары буенча, 2023 ел башына полициядә исәптә яше 18гә җитмәгән 2,4 меңләп кеше тора, шулар арасында 192се – формаль булмаган яшьләр төркеме катнашучылары, 70е – Россиядә тыелган экстремистик хәрәкәт идеологиясе белән кызыксынучылар.

Чулпан Гарифуллина

P.S. Язма теге яисә бу юнәлешне пропагандалау максатыннан әзерләнмәде.

* Россиядә тыелган экстремистик хәрәкәт.

Фикер өстәү