Боррель Россияне G20 берләшмәсеннән чыгаруга каршы үз фикерен әйткән

“Зур егермелек” илләре, Россияне берләшмәдән чыгарып, күп яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерә алмый. Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель Нью-Делида узган Raisina Dialogue сәяси конференциясендә шушы каршылыкка игътибар иткән, дип яза ТАСС.

“ Башта күпьяклы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләп, шуннан соң Россиянең G20 составыннан чыгуын сорыйсызмы? Каршылыклы фикер бит бу, шулаймы?” – дип белдергән Боррель.
Аның фикеренчә, дөньяның проблемаларын шул рәвешле хәл итү мөмкин түгел. Моның өчен, киресенчә, башкаларны тыңлый белү кирәк.


Фикер өстәү