Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинны 57 яше тулу уңаеннан котлаган

Татарстан Республикасы Рәисе үзенең телеграм-каналында Россия Премьер-министры Михаил Мишустинны 57 яше тулу уңаеннан котлаган.

“Туган көнегез белән, Михаил Владимирович! Сезнең тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек ярдәмендә ышанычлы төстә алга баруны дәвам итәбез. Туган көнегез котлы булсын!”, – дип язган республика башлыгы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Мишустин һәм башка җитәкчеләр белән сөйләшеп торган чагында төшерелгән видеосының бер өзеген урнаштырган.

Михаил Мишустин 1966 елның 3 мартында туган. 2006-2008 елларда Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе булган. 2010-2020 елларда – Федераль салым хезмәте җитәкчесе. 2020 елның 16 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе вазыйфасын били.


Фикер өстәү