Рөстәм Миңнеханов Мишустинны туган көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Россия Премьер-министры Михаил Мишустинны 58 яшь тулу көне белән котлады. «Туган көнегез котлы булсын, мөхтәрәм Михаил Владимирович!» дип яза ул.

«Сез нинди генә вазифада эшләсәгез дә, Татарстан һәрвакыт сезнең ярдәмне тоя. Сезнең ярдәм белән республикада хәлиткеч проект — «Алабуга» махсус икътисади зонасы эшли башлады. Бүген ул илдә иң яхшысы», — диде ТР Рәисе.

«Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, куелган максатларны тормышка ашыру һәм эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә яңа казанышлар телим!» — диелгән Рөстәм Миңнеханов котлавында.

ТР Рәисе үзенең котлавын татар телендә башлап, рус телендә тәмамлады. Ул шулай ук хөкүмәт башлыгы белән төшкән берничә уртак фото урнаштырды.

/Татар-информ


Фикер өстәү