Дәүләт Думасында «Википедия» сайтын ябарга мөмкиннәр дип белдерделәр

«Википедия» популяр мәгълүмат ресурсы Россиядә VPN ны популярлаштыру турындагы яңа законнар нигезендә ябылырга мөмкин. Бу турыда Telegram-каналда Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, «Википедия» сайтында VPN көйләү ысулларын тасвирлый торган мәкалә бар.


Фикер өстәү