15 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешкан көн

2011 елның 15 нче гыйнварында «Россия Федерациясе Тикшерү комитеты турында»гы федераль закон үз көченә керә. Ул 2010 елның 28 декабрендә имзалана. Бу исә календарьга тагын бер бәйрәм датасы өстәргә сәбәпче була .

Тикшерү ведомствосын башка дәүләт структураларыннан аеруны беренчеләрдән булып Петр I хәл итә. 1713 елда Россиядә беренче махсуслаштырылган тикшерү органнарына нигез салына.

 «Яңа гасыр»

1905 елда Җаек (Уральск, хәзер Казахстанның Орал шәһәре) шәһәрендә айлык сәяси һәм әдәби «Әлгасрелҗәдид» журналы («Әл-гаср әл-җәдид» – «Яңа гасыр») чыга башлый. Нашире Камил Мотыйгый була. Бу – беренче  татар журналы. Икенче татар журналы «Уклар» ярты елдан дөнья күрә.

 Атом коралын булдыру

1955 елның 15 гыйнварында Кытай җитәкчелеге үз атом коралын эшләү һәм булдыру турында карар кабул итә.

Кытайда атом бомбасының беренче сынавы 1964 елда, ә өч елдан соң водород бомбасының беренче сынавы була. Бу сынаулар илдә 1996 елга кадәр дәвам итә. Шуннан соң Кытай атом сынауларын тулысынча тыю турында килешүгә кул куя.

«Wikipedia» туган көн

2001 елның 15 гыйнварында Википедия энциклопедиясе сайтының беренче варианты эшли башлый, анда мәкаләләрне теләсә кайсы кеше яза ала. Аны Джимми Уэйлс һәм Ларри Сэнгер башлап җибәрә. Башта ул «Нупедия» өчен өстәмә проект була. Бу инглиз телендәге онлайн энциклопедик проект белгечләр тарафыннан язылган була. Хәзерге вакытта «Википедия – интернетта иң зур һәм популяр белешмәлек. Мәкаләләр берничә йөз телдә, шул исәптән татар телендә дә бар. «Википедия» сайты дөньяда иң күп каралган 10 сайтның берсе булып тора.

 


Фикер өстәү