24 ноябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Севастополь восстаниесе

112 ел элек (1905) рус флотының тарихка кереп калган иң зур восстаниесе 1905 елгы революция вакытында башлана. 24 ноябрьдә ярымутрауның социал-демократик оешмалары фетнә оештыра. Аларга матрослар да кушыла. Восстаниене 2 ранг капитаны Петр Шмидт җитәкли. Минтингчылар 12 хәрби корабльне үз контроле астына ала. 28 ноябрь көнне Севастопольгә патша гаскәрләре якынлаша. Шулай ук шәһәрнең крепостной артиллерия кораллары һәм 22 корабле восстаниене бастыру өчен җәлеп ителә. Шул ук көнне кич белән, баш күтәрүчеләр капитуляция турындагы ультиматумны кире каккач, аларның корабльләренә һәм казармаларына ут ачалар. Фетнә 1905 елның 29 ноябрендә бастырыла. 2 мең кеше кулга алына. Петр Шмидт һәм восстание җитәкчеләре атып үтерелә. 14 кеше сроксыз сөргенгә куыла. 103 кеше каторга эшләренә, 151 кеше дисциплинар частьларга җибәрелә, 1000нән артык кеше судсыз гына җәзага тартыла.

Россиядә беренче Министрлар Советы

156 ел элек (1861) Россия империясендә Министрлар Советы гамәлгә куела. Составына министрлар һәм аның белән тигезләшкән ведомстволарның баш идарәчеләре, Дәүләт Советы рәисе һәм Министрлар Комитеты рәисе керә. Министрлар Советын император үзе җитәкли. Советта утырышлар бик сирәк үткәрелә, ә 1882 елда бөтенләйгә туктатыла. Аның эшчәнлеге бары тик 1905 елның 1 ноябрендә генә торгызыла. 1917 елда функцияләре Вакытлы хөкүмәткә күчә.

Хәерчеләргә көн юк

300 ел элек(1717) Петр I урамнарда хәерчеләр йөрүне тыю турында указга кул куя. Сукбайлык һзм хәерчелек Россия өчен бик зур проблема була. 1682 елда ук патша Федор Алексеевич “Мәскәү хәерчеләре”н тәртипкә салырга: авыруларны — хастаханәләргә, иман йортларына, сәламәтләрен эшкә урнаштырырга куша.

1691 елда Петр I хәерчеләрне башкаладан чыгарып җибәрүне, әгәр кабат пәйда булсалар, үлем җәзасына хөкем итүне таләп итә. 14 елдан соң тагын бер указ пәйда була. Анда хәерчеләргә сәдакә бирүчеләрне кулга алырга һәм указ нигезендә пеня түләтергә дип әйтелә. 1717 елгы указ буенча хәерчеләргә бөтенләй урамда күренергә ярамый башлый.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү