Без әти-әниләргә нәрсә тиеш?

– Ризыкка мохтаҗ булса, без аларны ризыкландырырга тиеш.

– Киемнәргә мохтаҗ булса, киендерергә.

– Ата яки ана баланың хезмәтенә мохтаҗ булса, бала аңа хезмәт итәргә тиеш.

– Әгәр әти-әни безне чакырса, аларга җавап бирергә һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.

– Әгәр әти-әни бер эш белән әмер кылса (гөнаһ эш булмаса һәм гайбәт белән кушылмаса), әти-әнинең сүзен тыңларга.

– Әти-әни белән йомшак сүз илә сөйләшергә һәм авыр сүз белән эндәшмәскә.

– Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.

– Әти-әнинең артыннан йөрергә.

– Үзебезгә разый булган нәрсәне әти-әни өчен разый итеп күрергә. Үзебез өчен мәкруһ күргән нәрсәне алар өчен мәкруһ күрергә.

– Үзебез өчен дога кылганда, Аллаһы Тәгаләгә әти-әни өчен ярлыкау сорап дога кылырга.

«Тәнбиһүл-гафилин» китабыннан


Фикер өстәү