Ютәлдән сөт белән йомырка булыша

Яңа елга кадәр бик нык авырдым. Ахырдан ютәл бетмичә тилмертте. Аннан менә шушы сыеклыкның файдасын күрдем.

Моның өчен 1 стакан сөт кайнатып, шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аннары аерым савытта йомырка сарысына бал кашыгының очына гына чәй содасы салып яхшылап болгатасы. Шуннан шушы ике катнашманы бергә кушып, ашар алдыннан эчәргә кирәк.

Фирүзә Сәлимова. Минзәлә

Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.


Фикер өстәү