Балыкчы кыз: «Кышын балык тотып кайту үзе бер «сәнгать» ул. Моны һәркем булдыра алмый»

Балыкчы фәлсәфәсе нидән гыйбарәт?
Балыкка йөрү – чир кебек. Дәвасы – боз өстендә, су буенда. Балыкчылар кышын чатнама суыкта да, җәен эссе челләдә дә кармакны ташламый. Балыкчыны ни йөртә? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

«Кармак һәм җим – һәрвакыт машинамда»
Тумышы белән Теләчедән булган Наил Шәйдуллин үзен белә башлаганнан бирле балыкка йөри. Хәзер аңа – 39 яшь. Бик күп балыкчылар кебек, ул да тоткан уңышын ашамый икән. Тоткан кадәресен туганнарга, дусларга өләшә.

– Иң зур табышым 117 килограммлы җәен балыгы иде. Балык тоту – чыгымлы шөгыль. Бөтен киемнәрен, көймәләрен дә исәпләсәң… Балыкка дуслар белән йөрим. Балыклы урыннар күп ул, һәр балыкның үз вакыты бар. Судан тартып чыгару – иң рәхәт мизгел, – ди ул.
Кайбычтан Данис Аллаяров балыкка 6 еллап йөри. Кыш айлары да искәрмә түгел.
– Җәйге көннәрдә әллә ни әзерләнеп тормыйча да балыкка чыгып китә алам. Кармак һәм балык өчен җим – һәрвакыт машинамда. Кышларын берничә көн алдан махсус әзерләнәм. Махсус кием, итекләрем бар. Аларны ел саен алмаштырып торам. Җәйгесе – 1 мең, кышкысы 5 мең сумга төшә. 3 ел элек бик кыйммәтле кармак сатып алдым, – дип сөйләде яшь балыкчы. – Үзебезнең Зөя буйларына, Идел, Кама елгаларына барам, кышын Тәтешкә йөрим. Җәен хатыным белән икәү барабыз, әмма ул балык тотарга яратмый. Күбрәк балыкчы дуслар белән җыенып китәбез. Миңа шалтыратып, кайтырга дип искә төшермәсәң, балык тотып тәүлек буе да утыра алам. Иң зур тоткан балыгым 6 килолы сыла (судак) иде. Тозлап киптерәбез, ыслыйбыз да балыкны. Уха да пешерәбез.

Кызлар да кармак сала
Ярар инде: ир-атларга ауга бару, балыкка йөрү канга сеңгән, тарихи яктан шулай тиеш кебек. Әмма кармак тотып, балыкка йөрүче гүзәл затлар да бар икән бит. Шәхсән үземә бу гаҗәп хәл тоелды. Балыкчыдан сабырлык, бер урында озак кына утырып (дәшмичә, сөйләшмичә!) тору, игътибарлылык таләп ителә бит. Ә җәмгыятьтә кабул ителгән фикерләргә ышансаң, хатын-кызлар бу сыйфатлар белән артык мактана алмый. Алып кайткан балыкны чистартучы ролендә күрергә була аларны, ә менә боз өстендә…

Казаннан Алеся Зинкевичка табигатькә һәм балык тотуга мәхәббәтне әтисе сеңдергән. Яшь кенә булса да, балык тоту өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган инде ул.
– Кышкы чорда балык тоту башка вакытта су буена төшеп утырудан нык аерыла. Аның үзенә генә хас романтикасы бар. Кышын балык алып кайту – зур сәнгать ул. Моны һәркем булдыра алмый. Шул кызыктырадыр да инде мине. Рухи яктан ял итү, эш, йорт мәшәкатьләреннән аеылып тору, фикерләрне тәртипкә китерү ысулы бу. Балыкка җыену, бару, тынычлыкта утыру, кармакка яхшы уңыш эләктерү – болар барысы да рәхәтлек бирә. Бу шөгылемә күбрәк вакыт бүләсе килә, әмма әлегә ял көннәрендә генә балыкка чыгу мөмкинлеге туа. Күп кешелек компанияләр белән балык тотып утыруны хупламыйм. Бу – шәхси эш. Йә ялгызым, йә әтием һәм абыем белән булам, – дип сөйләде балыкчы.
Алеся әйтүенчә, балыкны ул «тоттым-җибәрдем» кагыйдәсе буенча тота. «Мәсәлән, канатлары яраланган балыклар була. Бу очракта аларны суга кире җибәрүнең мәгънәсе юк. Балыкны тоткач, гадәттә, бабаема илтәм. Ул минем уңышларыма куана. Балык кәтлитләрен әзерләргә ярата», − диде ул.

«Балык тоту чыгымлымы соң?» дигән сорауга Алеся менә нәрсә ди:
− Сүз дә юк, бу шөгыльгә күп акча китә. Әмма, минемчә, әйбәт балыкчыга кыйммәтле техника (эхолот, су асты камералары һ.б.) кирәкми. Кемгәдер 70–80 меңлек спиннинг сатып алып, су астында нинди балык йөзеп йөргәнен экран аша карап утыру ләззәт бирәдер. Мин моны бик үк дөрес дип тапмыйм.
Тәҗрибәле балыкчы киңәшләре белән дә уртаклашты. «Лаеш һәм Алексеевск районнарында балык күп була. Мари Иленең күлләре дә балыкка бай. Мин бу урыннарда еш булам. Тәҗрибәсе булмаган балыкчыларга, әле бу шөгыльгә яңа килеп керүчеләргә Сергей Аксаковның «Записки о рыбалке», Леонид Сабанеевның «Жизнь и ловля пресноводных рыб» дигән китапларын укырга киңәш итәр идем. Һава торышы, балык тоту вакыты, сулыклар, балыкларның төрләре турында хәбәрдар булырга кирәк», – диде ул.
53 яшьлек Рәмзия Мифтахетдинованың балыкка йөри башлавына ике дистә елдан артык инде. Үзен бары тик кышкы балыкчы дип атый.
– 24 ел элек энекәшем кышын балык тотарга дәште. Барып карыйм әле, дидем. Әле бу чорда махсус техникага утырып йөреш юк, җәяүләп кенә… 6 чакрым кар ерып барган идек. Бу көнне мин 7 сыла балыгы тоттым, безнең белән барган иптәшләрне дә уздырдым! Шушы көннән башлап балык тотуның күңелемә якын булган шөгыль икәнен аңладым, – ди ул. – Балык тоту белән шөгыльләнәм дисәң, чыгымнарга әзер булырга кирәк. Тик башлангыч чорда 500 сумлык кармак та ярап куя. Бөтен шартын туры китерәм дисәң, әлбәттә, бу кыйммәткә төшә.
Кама Тамагында үз йортлары бар әңгәмәдәшебезнең. Балык тотарга да уңайлы бит бу як. Дус-иш, туган-тумача, хезмәттәшләр, балалар белән бергә йөриләр икән. Үзара ярышлар да оештырып, бер-берләрен котлашу, бүләкләр бирешү гадәте бар аларда. Рәмзия ханымны төрле чемпионатларга да дәшеп кенә торалар. Тоткан балыкны ыслый, тозлый, бик сирәк очракта гына кыздыра икән. «Бозда төрле хәлләр була. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм бары тик калын (10 см тирәсе) бозга гына чыгу – төп шартым. Кышкы сезонда 20–30 тапкыр балык тотарга чыгып керәм», – ди Рәмзия ханым.

Балыкчы хорафатлары
Балыкчы балык тотарга барганда һич кенә дә үзе белән тамак ялгарга дип балык ризыклары һәм консервлар алмый. Өйдән дә балык ризыклары ашап китәргә ярамый. Юкса кармакка бер балык та эләкмәячәк.
Балыкка барганда ачык төстәге кием кимәскә кирәк. Балык су астында булса да, яхшы күрә. Яр буенда утыручыларның тавышын да яхшы ишетә. Балыкчылар суга артык якын килмәскә, кычкырып сөйләшмәскә, шауламаска тырыша. Балык тизрәк чиртсен өчен, кармакны суга ыргытканчы суалчанга төкереп алырга кирәк. Балыкка яңа кирәк-яраклар белән барган очракта, аларны башта елга суында чылатып алу зарур. Чит балыкчыга үз кармагыңны бирү тыела.
Тулган ай вакытында балык чиртмәс. Балыкка барыр алдыннан сакал-мыекны кырмаска, тырнакны кисмәскә. Югыйсә балык кармакка килмәс.
Балык тотудан кайткач, сәфәрегез турында сөйләгәндә, уңышыгыз турында бераз арттырып, күпертеп сөйләргә кирәк. Юкса икенче тапкыр балыктан бернәрсәсез кайтырсыз.

Кармагыңа киртләп куй!
Коткару хезмәте балыкчыларга күңелсез очракларга юлыкмас һәм гомерне куркыныч астына куймас өчен мондыйрак киңәшләрен бирә.
Бозның торышына игътибар итегез. Иң ышанычлысы – үтә күренмәле, кара боз. Ак төстәгесенең ныклыгы чамалы гына була. Боз өстенә чыкканда таяк, бау алырга онытмагыз. Балыкчының өс киеме җылы, су үткәрмәс булырга тиеш. Җылынам дип, алкоголь куллану тыела. Өйдән китәр алдыннан гаиләдәгеләргә маршрутны әйтеп калдыру хәерле. Мототехника белән чыксагыз, үзегез белән көрәк һәм бау алырга кирәк.

Балык – хәләл ризыкмы?
Коръәндәге «Ән-Нәхл» («Бал кортлары») сүрәсенең 14 аятендә болай диелә: «Саф, чиста ит ашагыз һәм [энҗе-мәрҗән кебек] тагып йөри торган бизәнү әйберләре чыгарыгыз дип, Ул [сезгә] диңгезне буйсындырды».
«Әл-Маидә» («Табын») сүрәсенең 3 аятендә: «Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһтан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите, янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер», – диелә. Диндә балык тотуга һәм ашауга каршылык юк.

 

Тәмле булсын! 

Рәдис Гәрәевтән кыздырылган балык
Кирәк булыр: сазан балыгы, тоз, борыч, майонез, горчица, он, тәмләткечләр. Балыкны чистартабыз, юабыз, эшкәртәбез. Башын аерып, туңдыргычка куярга була, анысыннан уха пешерергә мөмкин.
1 ысул: балыкка тоз, кара һәм кызыл борыч сибәбез, аз гына онда әвәләп алабыз. Кызган майлы табада пешерәбез.
2 ысул: тирән савытта майонез һәм горчица, тәмләткечләрне бергә бутыйбыз. Шушы катнашманы балыкка сылап, 15 минут тотабыз, кызган табада пешерәбез. Табынга биргәндә балыкны лимон кисәкләре белән бизәргә мөмкин.

Ризат Рамазановтан сыла ухасы
Кирәк булыр: 2 балык, бәрәңге, помидор, 4 кишер, 1 баш суган, тәмләткечләр, тоз. Балыкны чистартасы, 20–30 минут чамасы суда пешерәсе. Тоз сибәсе. Балыкны шулпадан аерып, суытырга куясы. Шулпаны сөзеп, кишер, бәрәңге, помидор, суган турап саласы, түгәрәк кара борыч, лавр яфрагы, петрушка өстисе. Шуларны барысын бергә пешерәсе. Суынган балыкны кылчыктан арындырасы. Ашка турап саласы. 5–10 минут пешергәч, яшел тәмләткечләр кушасы һәм уха әзер.

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү