Тел сагында: Халыкара туган тел көненә багышланган айлык тәмам

300дән артык чара, активлык күрсәткән Арча һәм Актаныш, Ватан сагында гына түгел, тел сагында торган ир-егетләр. Халыкара туган тел көненә багышланган айлык (21 гыйнвар – 21 февраль) нәтиҗәләре билгеле булды.

Мәгълүм булганча, быел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителде. Димәк, һәр милләтнең ана теленә, һәр милләтнең үзенә игътибар бермә-бер артачак, чаралар да күп булачак.
Гыйнварда башланып киткән айлык исә нинди җимешләрен биргән? “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләде.

Энҗе Гыйззәтуллина хәбәр иткәнчә, айлык буе барлыгы 360 чара үткәрелгән. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Чирмешән, Яшел Үзән, Әгерҗе, Азнакай, Нурлат районнарында шул уңайдан зур тантаналы чаралар оештырганнар. Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта Арча, Яшел Үзән, Биектау, Актаныш районнары бигрәк тә активлык күрсәткән.

− Барлык районнарда да әдәби кичәләр, конференцияләр, тематик сыйныф сәгатьләре, иҗади чаралар үтте. Мәктәп китапханәләрендә күргәзмәләр оештырылды. Туган тел укытучылары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре өчен семинарлар да булды, − диде Энҗе Гыйззәтуллина.

Аның әйтүенчә, Тукай теленә кызыксыну арта башлаган. Кешеләрдән «татар теле сәгатьләре артсын иде» дигән мөрәҗәгатьләр дә килә икән.

Билгеле булганча, декабрьдән башлап туган телләр буенча фән олимпиадалары уза. Энҗе Гыйззәтуллина сүзләренчә, удмурт, мари, чуваш, мордва телләре буенча олимпиадалар шул айда уза. 200ләп укучы йомгаклау этабында катнаша. Шунда җиңүчеләр күрше республикалардагы төбәкара олимпиадаларга чакырыла. Менә күршеләргә – Башкортстанга баручылар юк икән.

− Безнең республикада башкорт теленнән олимпиадада катнашырга теләк белдерүчеләр әлегә юк. Теләүчеләр булса, Башкортстан белән берлектә, биремнәрне сорап, без аны уздырыр идек, − диде Энҗе Гыйззәтуллина.

Аның каравы, татар теленнән олимпиадага әзерлек яхшырган. Катнашучылар да күбрәк.

Тел сагында ир-егетләр тора. Шундый исем астындагы педагогик уенның йомгаклау этабы елдагыча Казанда узачак. Быел бу ярышта ул 11 мартта булачак. Үз фәннәрен татарча укыткан 100дән артык ир-ат катнашкан. Балалар бакчаларында исә “Татар кызчыгы”, “Татар малае” кебек бәйгеләр оештырылган.
Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов әйтүенчә, бу вакыт аралыгында алар да шактый эш башкарып өлгергән. Түгәрәк өстәл, фәнни конференция, очрашулар, дисеңме.

− Кеше ана теле, милли көйләре, җырлары салынган тамырларда аерылса, бу шәхес өчен дә, тулы бер халык өчен дә – фаҗига. Гадәттә, яһүдләрнең берләшмәсе урнашкан ишек өстендә бер язу эленгән була: “Берләшмәсез яһүд булмый. Синнән башка берләшмә юк”. Бу – һәр халыкка да кагыла торган сүз. Берләшмәдән аерылган халык йөзләрчә ел тупланган энергияне юкка чыгара, – дигән фикерен әйтте ул.


Фикер өстәү