Мошенниклар ветераннарны алдый башлаган

Аферистлар Җиңү көненә ветераннар һәм аларның гаиләләренә компенсацияләр вәгъдә итүче ялган сайтлар эшли башлаган. Бу юлы алар ялган сайтлары өчен “Роскачество” логотибын һәм “Умный потребитель” порталы бизәлешен кулланган. “Роскачество”ның бу сайтларга бернинди дә мөнәсәбәте юк, дип билгеләп үтелгән ведомствоның матбугат хезмәтеннән. “Татар-информ” шул хакта хәбәр итә.

Кырыгалдарлар 9 май уңаеннан 50 меңнән 300 мең сумга кадәр бер тапкыр акчалата компенсация вәгъдә итә. Әмма “исемлек”кә эләгү өчен, имештер, юридик хезмәтләргә түләргә кирәк. Моның өчен, сайтка кереп, түләү реквизитларын күрсәтү һәм мошенникларга акча күчерү таләп ителә.

“Мошенниклар бәйрәм алдыннан һәрвакыт җанланып китә һәм үзләренең челтәрен киңәйтә. Аларның тозагына эләкмәс өчен гап-гади кагыйдәләрне истә тотарга: кызыксындырырдай теге яки бу мәгълүматларны рәсми ресурсларда тикшерергә кирәк. Теге яки бу түләүләр турында тиешле учреждениеләрдән генә сорарга һәм банка карталары мәгълүматларны шикле сайтларга кертмәскә”, – дип билгеләп үткән “Роскачество”ның Цифрлы иминлек үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко.


Фикер өстәү