Машинасын тиешсез урынга куйган ир-ат үзенә шелтә ясаучыга пычак белән кадаган

Мәскәүдә тротуарга машинасын куйган йөртүче бу гамәле өчен үзенә шелтә ясаган ир-атка пычак белән чәнчегән. Бу хакта “Татар-информ” Мәскәүнең Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, кичә Мәскәүнең Люблино районында ике ир-ат арасында гауга чыккан. Аның барышында бер ир икенчесенә пычак белән кадаган. Гауга исә мәгънәсез йөртүченең тротуарга машинасын куюы сәбәпле килеп чыккан.

“Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты белгечләре вакыйга булган урында эшли, шаһитлардан сораштыра, килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздыра. Җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә карала”, – диелгән ведомствода.


Фикер өстәү