Биология дәресе вакытында бер малай сыйныфташына пычак белән кадаган

Кайбер балалар һөҗүм итүченең мәктәпкә салкын корал белән йөргәнлеген белгән.

Самарада 91нче мәктәп укучысы дәрескә пычак алып килеп, сыйныфташына шуның белән кадаган. Бу хакта 63.RU шушы хәлнең шаһиты сүзләренә таянып яза.

Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, укучының икесе дә – 2007 елгы. Самара прокуратурасы вәкиле Павел Лукин сүзләренә караганда, килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана. Мәктәптә укуларны туктатмаганнар, әмма уку йортына керүне чикләгәннәр. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре укучылардан, укытучылар, сак хезмәткәрләре, мәктәп җитәкчелегеннән, җинаять кылуда шикләнелүчедән сорау ала. Шулай ук анда тикшерүчеләр һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре эшли.
Канлы вакыйга биология дәресендә булган. Сыйныфташлары әйтүенчә. ике малай нәрсәнедер бүлешә алмаган. Шул ук вакытта кайбер укучылар һөҗүм иткән малайның үзе белән пычак йөртүен белеп торган.
Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров төбәкнең Мәгариф министрлыгына килеп туган хәлне ачыклауда хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ярдәм итәргә кушкан.


Фикер өстәү