Фигуралы шуу буенча Россия чемпионын үтерү турында җинаять эше кузгатканнар

Кичә Мәскәүдә югалган 16 яшьлек фигуралы шуу остасы Алина Горбачеваны үтерү турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта INTERFAX.RU Тикшерү комитетының башкаладагы идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Тикшерүчеләр спортчы кызның югалуының барлык нечкәлекләрен ачыклауга исәп тота.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Горбачева 28 август кичендә күнегүләрдән соң Мәскәүнең Летная урамындагы спорт комплексыннан чыгып киткән. Аның кайда икәнлеге әлегәчә мәгълүм түгел.
Югалган спортчыны эзләүгә һәм бу очракны тикшерүгә Мәскәү прокуратурасы контрольлек итә. Алина Горбачева – үсмерләр арасында фигуралы шуу буенча Россия чемпионы.
“Спорт-Экспресс” спортчы кызның фан-клубы мәгълүматларына таянып язганча, Алина 28 август кичендә “Чкалов Арена” шугалагыннан чыгып, Владимир чиркәве тарафына юл тоткан. 19.08 сәгатьтә яр буендагы паркка кергән. “Team Gorbacheva Official” телеграм-каналы хәбәренә караганда, спортчыны соңгы тапкыр Волоколамское шоссе, 67 адресы буенча урнашкан йорттагы камералар “тоткан”.


Фикер өстәү