Татарлар арасыннан галәмгә очарга җыенган беренче турист: «Хәзер космоска очу бәясе 450 мең доллар тора»

Татарстанның атказанган төзүчесе, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, милләттәшебез Фәрит Әюповның космик туризм проектында катнашырга җыенуы турында без язган идек инде.

Кайбер сәбәпләр белән бу эш шактый вакыт туктатылып торды. Шушы көннәрдә Фәрит сөенече белән уртаклашты.

– Virgin Gaiactik компаниясе беренче туристларны галәмгә җибәрде, – диде ул. – Ракета Американың Нью-Мексико чүлендә урнашкан космодромда старт алды. Пассажирлар арасында 2005 елда билет алган Джон Гудвин да бар.  Олимпия уеннарында җиңүче (ул 1972 елда каноэда ишкәк ишү ярышларында катнаша) британияле бу туристка – 80 яшь. Ул Паркинсон авыруыннан җәфалана. Әмма галәмгә очу идеясеннән кире кайтмаган. «Бу адым башкаларны илһамландыру өчен кирәк», – дигән. Гудвин әйтүенчә, ул билет өчен 200 мең доллар түләгән. Хәзер космоска очу бәясе 450 мең доллар тора.

Фәрит үзе чиратының кайчан килеп җитәсен әлегә тәгаен генә белми. Әмма беренче туристларның галәмгә юл алуын уңай бәяли.

– Иң мөһиме, башлануы хак, – ди ул. – Бүген бу компаниядә бер генә космолет сафта, тагын шундый икене төзергә ниятлиләр. Димәк, чират та тиз килеп җитәр, башкаларга да галәмне иңләргә мөмкинлек туар дигән сүз бу.

Шулай да татарлар арасыннан галәмгә очарга җыенган беренче туристка көтәргә туры килмәгәе. Күргәнебезчә, Джон Гудвин билетны 18 ел элек алган булган. Фәрит исә 2010 елда, ягъни 13 ел элек хыялын тормышка ашыра башлаган. Әмма ул төшенкелеккә бирелми. «Берьюлы өч аппарат оча башласа, чират бик тиз килеп җитәр», – дигән фикердә.  Беренче очкыч галәмгә күтәрелгәч, теләүчеләр саны тагын да арткан. Virgin Galactic компаниясе мәгълүматлары буенча,  хәзер бу исемлектә 800 турист бар.

Россиядән әлеге төркемгә 10 кеше кабул ителгән. Тугызы – Санкт-Петербург белән Мәскәүдән. Үзе әйтмешли, провинциядән Фәрит берүзе генә. Без аның белән «Космоска юллама» алу серләре турында да сөйләшеп алдык, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга да җавап бирдек.

– Шактый еллар Америкага барып чыккан идем. Шунда галәмгә очарга туристлар әзерләүче Ричард Брэнсон компаниясе турында ишеттем. Берәр әйбергә күңелем кузгалып куйса, эшне ахырына кадәр җиткермичә туктамыйм мин. Шундук гариза яздым, – ди Фәрит. – Әмма беренчесендә үткәрмәделәр. Икенчесендә генә бәхет елмайды.

Ул галәмгә очуның ни өчен туктатылып торуын да аңлатып алды:

– 2014 елның ахырында космик корабльне сынау вакытында бик зур авария булды. Ул вакытта пилот гаебе белән аппарат шартлады. Америкалылар бу фаҗиганең сәбәбен бик нык тикшерделәр, шуңа күрә безнең очышны да вакытлыча туктатып тордылар.

Күп укучыларыбыз: «Ни өчен Америка, безнең илдә дә галәмгә туристлар оча бит?» – дип аптыраганнар иде. Фәрит бу сорауга да җавап бирде:

– Бездә бәясе бик кыйммәт. АКШта исә яңадан-яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә космик пространствога йөк ташуның үзкыйммәте нык кими. Шуңа күрә юлламаларга да бәя күпкә арзанрак. Шул сәбәпле Америка компаниясен сайларга туры килде.  Ә Россиядә очкан туристлар – барысы да чит илнеке. Әмма мин бездә дә булыр дип ышанам. Шул җәһәттән «Космотур» проектын Түбән Новгородта тормышка ашырырга уйлаганнар иде. Барып чыкмады. Татарстанга килсәләр, бәлки, бу мәсьәлә хәл ителгән дә булыр иде. Бездә космос өлкәсе белән кызыксынучылар күп. Үзем дә бик теләп кушылып китәр идем.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү