Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Комаров «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалында булдылар

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалында булдылар.

Исегезгә төшерәбез, филиал 31 майда Казанда Химиклар мәдәният сарае базасында ачылды. Биредә социаль координаторлар кабинетлары, психологик ярдәм һәм юридик ярдәм төркемнәре урнашкан. Игорь Комаров Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина белән бергә филиал биналарын карап чыкты һәм белгечләр белән аралашты.

Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта филиалга көн саен егермеләп кеше мөрәҗәгать итә, беренче чиратта, алар махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары. Һәр кешегә яки гаиләгә шәхси социаль координатор беркетелә, алар аңа теләсә нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итә ала. Бүгенге көндә, Гүзәл Удачина әйтүенчә, килеп туган проблемаларны хәл иткәндә психологик ярдәм, шулай ук юридик ярдәм кирәк.

Игорь Комаровны Фондның «актив» эше кызыксындыра, ягъни белгечләр, кешенең килеп мөрәҗәгать итүне көтеп тормыйча, үзләре төрле ярдәм тәкъдим итәләр.

Махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итүче «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды РФ Президенты Владимир Путинның 2023 елның 3 апрелендәге Указы нигезендә оештырылган. Оешма Россиянең бөтен территориясендә эшли, аның филиаллары илнең барлык субъектларында булдырылган.


Фикер өстәү