Чираттагы ялга китмәүчеләргә ничек итеп акчалата компенсация алырга икәнлеген аңлатканнар

Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәрне ике ел рәттән чираттагы ялга җибәрмәү тыела.

Хезмәткәрләр, эш бирүчесе белән үзара килешеп, файдаланмыйча калган чираттагы ялын киләсе елга күчерергә мөмкин. RT, “Роскачество” матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта хәбәр итә. Моннан тыш, Хезмәт кодексы нигезендә, ике ел рәттән чираттагы ялга җибәрмәү тыелган. Белгечләр билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләр, штрафка эләкмәс өчен, бу кагыйдәне һәрвакыт сакларга тырыша.
Хезмәткәр ике ел дәвамында үзенә тиешле ялларны инкарь итеп килгән очракта, бу яллар “янмый”. Алардан ял итү максатында файдаланырга яки акчалата компенсация алырга мөмкин.

“Хезмәткәр эшеннән китәргә уйласа, компенсация түләнә. Мондый очракта ул китәр алдыннан йә чираттагы ялын, йә компенсация ала”, –дип аңлаткан “Роскачество” белгече RТ хәбәрчесенә.


Фикер өстәү