Граната шартлату белән янаган хәрби, республика башлыгы белән сөйләшкәннән соң, ниятеннән кире кайткан

Уфадагы юлны шартлату белән янаган хәрби Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән сөйләшкәннән соң хокук саклау органнарына бирелгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматларына караганда, шартлаткычны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырганнар.
39 яшьлек ир-атка, хезмәт иткән частеннән качып киткән өчен, җинаять эше кузгатканнар. Базилевка бистәсенә психиатрга алып барганда, ул гранаталар тартып чыгарган да аларны шартлату белән яный башлаган.

Полиция хезмәткәрләре хәрби белән сөйләшеп карамакчы булган, ләкин дезертир Радий Хәбировның шәхсән килүен таләп иткән. Башкортстан башлыгы килгән дә.


Фикер өстәү