Татарстанда бер гаражда граната шартлаган: ике ир-ат һәлак булган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар шартлаткычны гараж тирәсеннән табып алган.
Узган шимбәдә Казанның гараж кооперативында (Камил Якуб урамында урнашкан) ике ир-ат граната шартлаудан һәлак булган. Аларның мәетләрен берсенең улы тапкан. Бу хакта “KazanFirst” хокук саклау органнарындагы чыганакка таянып яза.

Агентлыкка хәбәр итүләренчә, ир-атлар шартлаткычны гараж тирәсеннән тапкан булса кирәк.
Һәлак булучыларның икесенең дә элек хөкем ителгән кешеләр булуы мәгълүм.


Фикер өстәү