“21 гасырда иң начар кыш көтелә”: һава көйсезлекләре инде ноябрь аенда ук башланачак

Танылган метеоролог Евгений Тишковец “PRIMPRESS” хәбәрчесенә ноябрь ае һәм кышкы өч айның нинди сюрпризлар әзерләве турында сөйләгән. Аның фаразына караганда, быел кышын һава торышы бик начар булачак.

Белгеч әйтүенчә, быелгы кышның гайре табигый килүе көтелә. Төньяк-көнбатыштан атлантик циклоннар еш үтеп керәчәк. Алар икешәр атнага кадәр сакланачак.

Көйсез кышның тәүге билгеләре инде ноябрьдә үк күренә башлаячак. Аның иң начар көзге айга әйләнүе бар. Күп кенә төбәкләрдә бик күп явым-төшем (нормадан 20 процентка артыграк) көтелә.

Ә инде кышның өч ае “бу гасырдагы иң начар кыш айларына” әйләнергә мөмкин. Метеоролог сүзләренә караганда, һава температурасы нык “уйнаячак”. Тулаем алганда, декабрьдән февраль аена кадәр термометрның терекөмеш баганасы нормадан берничә градуска югарырак булачак. Көчле суыклар җепшек һава белән еш алышынып торачак. Бу исә бик еш бозлы яңгырларга, бозлавык һәм кар-бураннарга китерәчәк, дигән Тишковец.


Фикер өстәү