Татарстаннан дәүләт бүләкләренә лаек булган дүрт кешенең кемнәр икәнлеге билгеле

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан дүрт кешегә дәүләт бүләкләре бирү турында указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы, аерым алганда, ирле-хатынлы Андрей һәм Динара Косачны, гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен, “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләгән.
Моннан тыш “Аш-су” кулланучылар җәмгыяте идарәсе башлыгы Әлфизә Исламова “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены медаленә лаек булган.
Документ нигезендә, Казан дәүләт медицина академиясенең кафедра мөдире Резедә Бодровага “Россия Федерациясенең атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелгән.


Фикер өстәү