Интернет-кибеттән товар сатып алганда, мошенниклар кармагына ничек эләкмәскә?

Бүген Бөтендөнья шоппинг көне. Шул уңайдан дөньядагы барлык кибетләр товарларга әйбәт кенә ташламалар ясый, акцияләр үткәрә. Хәзер күпләр үзләренә кирәкле әйберне интернет-кибетләрдән сатып алуны хуп күрә. Ләкин анда белер-белмәс килеп керүчеләрне мошенниклар сагалап кына тора.

“Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова шоппинг көнендә, Яңа ел алдыннан уздырыла торган “Кара җомга”ларда кырыгалдарлар кармагына эләкмәс өчен нәрсәләрне белеп торырга кирәклеген аңлатты.
Беренче чиратта интернеттагы сайтта сатучы-компания турында мәгълүматларны (юридик мәгълүматларын, элемтәгә керү өчен белешмәләрен) өйрәнергә кирәк. Моның, чыннан да, интернет-кибетнең рәсми сайты булып торуына инану шарт. Юридик затның яки хосусый эшмәкәрнең Федераль салым хезмәте сайтындагы реквизитларын тикшереп алуның да зыяны юк.
Аннан килеп, акция үткәрелгәнче товарның күпме торганлыгын өйрәнү, белешү мәслихәт. Ник дигәндә, ташламалы дигән товарның, ыгы-зыгыдан файдаланып, артыграк бәядән сатылуы дә бар.
“Шунысын да онытмаска кирәк: товар “распродажа”да сатып алынган очракта да кулланучы хокуклары сокланып кала. Сатып алучы, товарның үлчәме, төсе буенча һ.б. ниндидер ризасызлыклары килеп чыкканда, ике атна эчендә аны алыштыруга яки сыйфатсыз товар өчен акчасын кире алуга хокуклы”, – ди Марина Трофимова.
Роспотребнадзор белгече тагын түбәндәгеләрне киңәш итә:
• Интернет-кибет товарына ике авторизацияле түләү системасы (3-D Secure) аша гына түләргә (сатып алынучы һәр товар өчен индивидуаль код белән хәбәр җибәрелә);
• Бары тик ышанычлы сайтларда гына банк картасы мәгълүматларын кертергә. Аларның адресы күрсәтелгән юл https://… дип башлана, браузерында яшел йозак рәсеме була.
• Сатучыга банк картасы мәгълүматларын электрон почта яки телефон аша җибәрмәскә.
• Интернет аша товар сатып алганда, беркайчан да банк картасының пин-кодын кертмәскә.
• Иң яхшысы – интернет-кибетләрдән товар сатып алу өчен өстәмә карта (виртуаль карта) булдыру. Мондый карта банк картасына “бәйләнгән” була. Аңа теге яки бу товар өчен кирәкле күләмдә генә акча күчерелә.


Фикер өстәү