Салым «хатлары» килү туктатыла: 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән искә төшереп үтелгәнчә, күчемсез һәм күчемле милеккә, җиргә һәм кайбер очракларда керемгә салымны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.

Халыкка салым “хатлары” сентябрь башыннан җибәрелә башлады инде. Бу эш октябрьнең соңгы көнендә тәмамланачак. Татарстанда яшәүчеләргә хат Россия почтасы аша тапшырыла. Салым хатын китереп биргәнне көтмичә, “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасыннан, шулай ук Федераль салым хезмәте рәсми сайтындагы шәхси кабинеттан файдаланып кына да салымны түләргә мөмкин.

“Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы шуның белән дә уңайлы: анда салым түләнергә тиешле барлык мөлкәтең турында мәгълүматларны күрергә була.  Салым органнары шулар нигезендә мөлкәт салымын исәпли дә инде.

Салым түләнергә тиешле мөлкәтең турында мәгълүматларны тикшерү өчен шәхси кабинетның “Мөлкәт” бүлегенә керергә кирәк. Мөлкәтең турында мәгълүматларның дөрес түгеллеге ачыкланса, сервиста бу хакта салым органына хәбәр итү мөмкинлеге дәкаралган.

Шәхси кабинеттан файдалану өчен теләсә кайсы салым органыннан логин һәм парольдан торган теркәү картасын алырга яки Дәүләт хезмәтләре порталын эшкә җигәргә мөмкин.


Фикер өстәү