Казанда яшәүчеләрнең краннарыннан яшел төстәге су агачак

Шәһәрнең җылылык торбаларында су саркып торган урыннарны билгеләячәкләр.

31 октябрьдә Казандагы кайбер йортларның краннарында су яшел төскә керергә мөмкин. Шәһәрнең җылылык торбаларында су саркып торган урыннарны билгеләячәкләр. Моның өчен Казан ТЭЦ-1нең төп җылылык торбаларындагы суга «Уранин-А” буявын өстиләр.

Шәһәр башкарма комитеты Торак-коммуналь хуҗалык комитетында искәртеп үтелгәнчә, Мәскәү, Авиатөзелеш, Киров һәм Яңа Савин районнарындагы йортларда су яшелләнергә мөмкин. Краныннан төсле су агуын күрүчеләргә “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте филиалының диспетчерлык хезмәтенә (8(843)291-87-95) шалтырату киңәш ителә.

Әйтергә кирәк, Роспотребнадзор рөхсәт иткән, сәламәтлек өчен, шулай ук әйләнә-тирә мохит өчен дә зарарсыз буяу бу.


Фикер өстәү