Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов: «Шул көннән соң тормышка бөтенләй башкача карый башладым»

Бүгенге сәхифәбезнең кунагы – Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов. Аның белән без репетицияләрдән бушаган арада сөйләшеп алдык. Тиздән Камалда чираттагы премьера. Мәхмүт Галәүнең Сафасы хәлендә калмас өчен безгә нишләргә? Дүрт сәгатьтән арткан спектакльдә уйнау ни дәрәҗәдә авыр? Фәннүр Мөхәммәтҗанов – нинди әти? Ир-ат өчен чын бәхет нәрсә ул? Без әнә шулар хакында сөйләштек.

«Татарны татар үзе бетергән…»

– Ни хәл?

– Хәлләр Аллага шөкер инде. Эшлибез, премьерага әзерләнәбез.

– Премьера, дигәннән. Мәхмүт Галәү романнары буенча «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен чыгарырга әзерләнәсез. Бүгенге хәлләргә аваздаш әсәр, килешәсеңме?

– Килешәм. Һәм аның авырлыгы да шунда. Бу әсәргә алынганда, дөньялар бу кадәр үк болганчык түгел иде әле. Ул чакта репетицияләр җиңелрәк бирелде. Вазгыятьтәге киеренкелек арткач, эшләү дә катлауланды. Бер миңа гына алай булмагандыр. Хәзер дөньяда барган вакыйгаларны тыңламаска тырышам. Бар игътибарымны, көчемне премьерага юнәлттем.

Ләкин дөрес аңларга кирәк: без пропаганда һәм сәясәт белән шөгыльләнмибез. Аларга сәхнәдә, гомумән, урын юк. Эшебез, хезмәтебез бөтенләй башка максатлардан гыйбарәт. Без тамашачыга сорау, уйланыр өчен җирлек бирәбез.

– Фәннүр абый, Сафа хәлендә калмас өчен, безгә бүген нәрсә эшләргә кирәк?

– Бәхетең булса, үз илеңдә дә бәхетле буласың. Бәхетең булмаса, аны кайдан да таба алмыйсың. Беренче чиратта, шуны аңларга кирәк. Сабыр булыйк, аек акыл белән эш итик, Ходай Тәгаләдән дөньяларның тынычлануын сорыйк.

– Сафа – синең җитди рольләреңнең чираттагысы. Бу рольне тудырганда, нинди авырлыклар очрады?

– Сафа, чыннан да, минем башка геройларыма охшамаган. Әйтик, «Өйләнәм» спектаклендәге герой – комик персонаж. «Хуш, авылым»дагы геройларга килгәндә, аларны уйнаганда эчке дөньямны «картайтырга» туры килде. Монда исә – бөтенләй башка тема. Монда – милли фаҗига. Аны үзем аша уздырып, халыкка аңлаешлы итеп җиткерү – шактый кыен эш, билгеле. Ярый әле режиссерыбыз, тәҗрибәле артистларыбыз бар. Алар бик ярдәм итә.

– Әле бит бу спектакльнең вакыт ягыннан күләме дә башкаларыннан аерылып тора. Актер өчен бу шулай ук үзе бер сынаудыр?

– Әйе, анысы да бар. «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» өч акт һәм ике антрактлы спектакль булачак. Бер антракттан гына торган спектакльләрдә эмоцияләреңне, энергияңне чамалыйсың. Ә монда ничек тә ахырга кадәр «сүнмәскә», бер генә минутка да игътибарны читкә җибәрмәскә кирәк. Башыннан ахырына кадәр сәхнәдә булу, ә бу – дүрт сәгатьтән артык дигән сүз, физик яктан да, эмоциональ яктан да искиткеч зур көч таләп итә.

– Синеңчә, тамашачы бу спектакльне ни өчен карарга тиеш?

– Үзебезгә читтән карау, үзебезне аңлау өчен. Татарны асылда кем бетергән? Татар үзе. Бер-береннән көнләшеп, берсен-берсе «ашап». Ул заманда ук бездә бердәмлек дигән нәрсә булмаган. Татарларны начар халык димим мин. Ләкин араларында менә шундыйлар да булган. Әсәр шуны раслый.

Аннан соң, монда йолалар турында бик күп сөйләнә. Мәсәлән, мин үзем дә кыз баланың биш апасыннан узып кияүгә чыгарга тиеш түгеллеген белми идем. Аннан соң, җыен күренеше бар. Без моны шулай ук өйрәндек, ачыкладык. Хәзер басу-кырлардагы эшләр тәмамлангач үткәрелә торган Сабан туе элек ул эшләр гөрләгәндә уздырылган.

Спектакльне карау өчен тагын бер сәбәп – актерларга, режиссер һәм аның алымнарына бәя бирү мөмкинлеге.

– Игътибар итәсеңме икән, тормыштагы авырлыклардан туеп булса кирәк, театрга һәм, гомумән, мәдәни чараларга җиңеллек эзләп килүчеләр артты. 

– Беркөнне үзем үк шундый очракның шаһиты булдым. Театр кассасына кереп, төрле спектакльләргә билетлар ничек сатылуын белешкән идем. Шунда бер апаң «Сагынырсызмы?» спектакленең нәрсә турында булуы белән кызыксынды. Драма икәнен белгәч, «Әй, туйган инде ул драмадан. Тормышта да җитәрлек», – дип куйды. Мин моны аңлыйм. Ләкин без «Мунча ташы» түгел, академия театры бит. Академия театрында классика да, заманча әсәрләр дә куелырга, репертуарда драматургиянең төрле жанрлары булырга тиеш. Гел комедия генә куелса, актер үсми. Аллага шөкер, тамашачыбыз төрлесенә йөри. Шулай булсын гына инде.

«Ә без беркая да китә алмыйбыз…»

Театрдан «чыгып торып», кино сәнгате турында да сөйләшик әле. Бу җәйдә «Алмаш» сериалын төшердегез. Син анда төп рольләрне башкарасың. Гомумән, кинода төшү ошадымы? Спектакльдә уйнаудан нык аерыламы?

– Бу тәҗрибә ошады. Ләкин бик авыр булды. Кинода төшкәндә сәхнәдәге кебек җәелеп китеп уйнап булмый. Сәхнә барыбер иркен ул, анда эмоцияләр дә артыгы белән китәргә мөмкин, кул селтәүләр, хәрәкәтләр дә. Ә камера синең кирәгеннән артык күз сирпүеңне дә күреп ала. Вак кына фальш, хаталар – барысы да уч төбендәге кебек. Кинода төшкәндә билгеле бер киртәләргә керергә һәм шул киртәләр эчендә барын да күрсәтергә кирәк.

– Ә синең өчен театр артисты гына түгел, кино һәм театр артисты булу мөһимме?

Була алсаң, әйбәт инде ул. Кино – артистның театрдан тыш икмәге ул. Бу өлкәнең акчалы булуы берәү өчен дә сер түгел. Артист өчен зур тәҗрибә дә әле ул. Яхшы режиссерга эләксәң, бигрәк тә. Андый мөмкинлек булса, үземне ике өлкәдә дә сынар идем.

Тик бездәге кино индустриясе бер урындарак таптана. Актерлар белән эшләү дә җайга салынмаган. Әйтик, Мәскәүдә режиссерлар, нинди дә булса спектакльгә алыныр алдыннан, актерларның кинода төшү графигын карый. Ә менә без беркая да китә алмыйбыз. Без театрга бәйле. Кая да булса чакырсалар да, бик куркып кына ризалашабыз. Чөнки ике көннең берендә – спектакль. Бердәнбер мөмкинлек – җәй айларында. Ә болай, тегендә бүленү, монда бүленүнең нәтиҗәсе шуның төсле генә булачак.

«Мин – күпмедер дәрәҗәдә җавапсыз әтидер…»

– Сезнең бит быел гаиләгез ишәйде – кызыгыз туды. Фәннүр абый, ике кыз әтисе булу ничегрәк?

– Беренче чиратта, икеләтә җаваплылык ул. Икесен дә карарга, икесенә дә тиешенчә игътибар бирергә кирәк. Икенче бала тугач, бөтен нәрсәне дә искә төшерергә кирәк бит. Кем әйтмешли, башлыйбыз яңабаштан. Аннан соң, минем хатыным да безнең театрда эшли бит. Хәзер монда дүртәүләп киләбез. Бер сер ачам: Фәрит абый Бикчәнтәев «Мөһаҗирләр»дә уйнарга олы кызым Сәйдәне чакырды. Икәү бергә уйныйбыз, Алла боерган булса. Шуңа хәзер театрдан кайтып кермибез дә диярлек.

– Кызларыгызның кечкенәсенә барыбер игътибар күбрәк биреләдер. Сәйдә көнләшмиме?

– Әлегә юк. Әнисе әйтмешли, тәпи китеп, уенчыкларын «барлый» башласа, көнләшергә дә мөмкин. Бик ярата инде ул аны, күтәрәм, ди, коляскасын да этешә. Кечкенәсе дә апасын шулкадәр ярата, аны күрү белән, канатлары булса, очып китәр иде инде менә.

– Нинди әти син?

– Урыны белән кырыс һәм күпмедер дәрәҗәдә җавапсыздыр. Сәнгать кешесе булгангадырмы, җаваплылык мәсьәләсендә берникадәр кимчелекләрем бар. Кайдадыр карап бетермәскә мөмкинмен. Утырамы – утыра, дигәндәй. Сәнгать белән артык мавыгып, ниндидер вак, әмма мөһим әйберләрне күреп җиткермим. Әле дә ярый хатын сизгер андыйга. Үземне тиргим инде, игътибарлырак булырга, балаларга күбрәк бирелергә кирәк, дим. Ничек тә яхшы әти булырга тырышам.

– Син бит – авыл егете. Белүемчә, авылны бик яратасың. Шәһәрне ташлап, салада яши алыр идеңме?

– Камал театрын Мамадыш районына (Фәннүр Мөхәммәтҗанов Мамадыш районының Урта Кирмән авылында туып-үскән. – Авт.) күчерсәләр, яшәр идем. Ә дөресен генә әйткәндә, киләчәктә андый ниятем бар. Тормыш гел болай бармас, олыгаербыз, рольләребез дә кимер. Барысы да – кайчан да бер килә торган нәрсәләр. Менә шул вакытта кайтып китәр идем.

– Рольләребез дә кимер, дидең. Куркытмыймы бу?

– Куркыта инде. Артистның төп хезмәте шул бит. Рольләре кимегәч, депрессиягә дә бирелүчеләр бар. Хәзердән үк сезон саен берәр спектакль репертуардан төшеп кала. Әллә ничә ел уйнаган спектаклең белән хушлашу күңелне әрнетә, билгеле. Ләкин нишлисең, кайсыдыр искерә, аның урынына яңасы куела.

Блиц-сораштыру

– Энергия чыганагың?

– Эчем пошканда, мин үз-үзем белән калырга яратам. Җәяү йөрим. Энергияне дә табигатьтән туплыйм. Шунда ял итәм, арынам.

– Иң бәхетле көнең?

– Әти булган көнем. Ә әти булганчы, иң бәхетле көнем дип, никахыбызны атый идем. Ул көнне без бик куркыныч юл һәлакәтенә эләктек. Ходай рәхмәте белән генә исән калдык без. Шунда мин тәндә җиңеллек тойдым, җаным гәүдәмнән өскә күтәрелгән кебек булды. Һәм микросекунд эчендә шапылдап килеп төште. Тәнемнең коточкыч сызлануларын шунда гына тоя башладым. Хатын белән дә нәкъ шул ук хәл булган. Шул көннән соң мин тормышка бөтенләй башкача карый башладым. Аның матурлыгы икән! Дошманнар дуска әйләнде. Яшәүдән дә кадерле нәрсә юк ул, җәмәгать.

– Хатын-кыз бәхете турында еш сөйләшәбез. Ә ир-ат өчен чын бәхет – нәрсә ул?

– Өйләнгән булса, ир-ат өчен гаиләсендәге тынычлык, муллыктан да мөһимрәк нәрсә юктыр ул. Хатыны бәхетле булса, балалары елмаеп каршы алса, тагын ни кирәк?

– Син бәхетлеме?

– Бик бәхетле. Мин бай да түгел, беткән хәерче дә түгел. Шөкер, Ходай Тәгалә миңа язганын бирә. Бирмәгән чаклары да була. Ләкин соңыннан икеләтә бирә. Туганнарым, якыннарым исән-сау. Шуңа күрә, әйе, бәхетле мин.

Лилия Гыймазова

 

 

 

 


Фикер өстәү