Федераль салым хезмәте идарәсенең кайбер офислары ябыла

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, штат кыскарты-оештыру чаралары үткәрелү сәбәпле, 16 апрельдән түбәндәге җирлекләрдә эш урыннары (ТОРМ) ябылачагы турында хәбәр итә: 

— ТОРМ № 3  (Биектау станциясе тимер юлчылар бистәсендә, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Тәтеш шәһәрендә);

-ТОРМ № 4  – Лаеш ш.;

-ТОРМ № 10 – Теләче ав.;

-ТОРМ № 5  – Әтнә ав.;

-ТОРМ № 6 – Питрәч ав..

17 апрельдән ябыла:

-ТОРМ № 8 ( Олы Кайбыч авылында, Апас шәһәр тибындагы бистәсендә, Иске Чүпрәле авылында, Буа шәһәрендә).

Түбәндәге салым органнары салым түләүчеләрдән салым җыюны һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүне, элеккечә үк, тулы күләмендә башкарачак:

— Россия ФНС № 3 районара идарәсе, адресы: Казан ш., Бондаренко ур., 3 й.;

— Россия ФНС № 4 районара идарәсе, адресы: Казан ш., Гарифьянов ур., 2 й.;

— Россия ФНС № 5 районара идарәсе, адресы: Казан ш., Чуйков ур.,  2 й.;

— Россия ФНС № 6 районара идарәсе, адресы: Казан ш., Даурия ур., 35 й.;

— Россия ФНС № 8 районара идарәсе, адресы: Яшел Үзән ш., Туктаров ур.,1 й.;

— Россия ФНС № 10 районара идарәсе, адресы: Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе, Тукай ур.,12в й..

Салым инспекциясе хезмәткәрләренә кабул итүгә эләгү өчен “Онлайн-запись на прием в налоговый орган” сервисыннан гына да файдаланырга мөмкин. Ул Россия Федераль салым хезмәте сайтында (nalog.gov.ry) “Сервисы” бүлегендә урнаштырылган.

Федераль салым хезмәте үзенең сайты сервислары ярдәмендә салым инспекцияләренең салым түләүчеләр белән дистанцияле аралашу ысулын үстерә. Хәзерге вакытта 60тан артыграк шундый сервис эшләп килә. ФНС сайтындагы интернет-сервислар, өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш салым түләүчеләр Күп функцияле үзәк бүлекләрендә дә (республиканың һәр районында урнашкан) салым хезмәтләрен алу мөмкинлегенә ия. Салым органнары тарафыннан МФЦ бүлекләрендә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеге МФЦ “Мои документы” рәсми сайтында “Услуги” бүлегендә урнаштырылган.

Салым түләүгә бәйле теге яки бу мәсьәләләр буенча Россия Салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәге телефоны (8-800-222-22-22) аша, шулай ук МФЦ сайтында урнаштырылган инспекцияләрнең барлык телефоннары аша мөрәҗәгать итеп белешергә мөмкин.

 

 

 

 


Фикер өстәү