Телефоннан шалтыратучының мошенник икәнен ничек белергә?

“Роскачество” оешмасының Санлы экспертиза үзәге җитәкчесе Антон Куканов “Известия” хәбәрчесенең, ничек итеп телефон мошенниклары корбанына әйләнмәскә, дигән соравына бик тә тулы итеп җавап биргән. Ул трубканы алып, “әйе”, дип әйтү белән генә дә үзеңә зыян салырга мөмкин булуын билгеләп үткән.

Белгеч сүзләренә караганда, 2020 елда Россиядә телефон мошенникларын нык колач җәйгән. Аферистлар белән аралашудан котылуның иң яхшы ысулы – таныш булмаган телефон номеры буенча шалтыратучыларга җавап бирмәү, дигән ул.

Куканов әйтүенчә, кырыгалдарлар махсус IP-телефония серверлары ярдәмендә телефон номерларын банкларның чынбарлыктагы номерларына охшатып “ясарга” мөмкин. “Киңәш бер генә – ул да булса шалтыратучыга шик туса, сөйләшүне шундук өзеп, банк картасының кире ягында күрсәтелгән номер буенча үзегезгә шалтыратырга”, – дигән белгеч.

Шул ук вакытта телефонда таныш булмаган номерга җавап бирелми калган икән, аңа кабат шалтыратып тормау хәерле. Куканов әйтүенчә, +7 кодына ия булмаган, кыска шәһәр номерларыннан шикләнергә кирәк. Мәсәлән, 8-809 кебек саннардан (түләүле хезмәтләр номерлары) башланган телефон номерларыннан.

Белгеч сүзләренә караганда, мошенниклар, үзләренә кабат шалтыратуга өметләнеп, еш кына чыбыкның теге ягындагы кеше җавап биргәнне көтмичә үк трубканы куя.
Номерларны ачыклаучы мобиль кушымталар ярдәмендә дә мошенниклардан сакланырга мөмкин. Аферистлар еш шалтыратканлыктан, номерлары тиз генә шикле, ышанычсыз кешеләрнең телефон номерлары базасына эләгәчәк, ди Антон Куканов.

Исегезгә төшерәбез: 14 августта ВТБ банкы, янәсе, банк хезмәткәрләре һәм офисларының эш сыйфаты турында сораштыруда катнашучыларга 2020 сум күләмендә бонус вәгъдә итүче мошенникларның пәйда булуы турында кисәтте. Шул ук вакытта кырыгалдалар анкетада банк картасының ике ягындагы мәгълүматларны күрсәтүне соравы да билгеле булды.


Фикер өстәү