Татарстанның атказанган төзүчесе Марат Ризванов: «Эшли белмәгән кешегә уч тутырып акча биреп булмый»

Төзүчеләр көне алдыннан, аңлашыла ки, Татарстан Республикасының Төзүчеләр берлегенә сугылып чыгуыбыз – гадәти күренеш. «Хәл-әхвәлләре ничек?», «Бәйрәмне ничек каршылыйлар?» дигән сорауларга җавап табу иде ниятебез. Ә монда икеләтә бәйрәм булып чыкты. Берлекнең башкарма комитеты директоры Марат Ризвановның юбилее – шушы көннәрдә 75 ел тула. Форсаттан файдаланып, ипле генә әңгәмә корып алдык.

– Марат Вәгыйзович, төзүчеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә, сезнең хакта мәктәп эскәмиясеннән башлап шушы көнгәчә төзүче һөнәренә «хыянәт итмәгән» кеше дип сөйлиләр. Дөрес сүзме бу?

– Безнең заман балаларының һәрберсе, тәпи йөри башлауга, үзенчә төзүче булган инде ул: каккан, суккан, төзәткән. Ә минем, чыннан да, хыялым иде ул – төзүче булу. Сәбәбе дә бар. Азнакай районының Чатыр-таудан ерак түгел Сухояш авылында туганмын мин. Әтием әниемне өч бала белән ташлап киткән. Аны хәтерләмим дә. Ул вакытта бер яшьлек кенә булганмын. Күрше авылда гына яшәсә дә, әти безнең белән аралашуны кирәк дип тапмаган. Педучилище тәмамлаган әнием мәктәптә укытты. Мәктәп дигәннәре – кыш көннәрендә өч тапкыр ягыла торган борынгы агач бина. Шуның янындагы бер йортта яшәдек без. Йорт дисәң, хәтере калыр, төзелеп тә бетмәгән иде әле ул. Чоланы да юк, кыш көннәрендә бер бүлмә генә җылытыла. Әни төнлә торып мичкә яга, әз генә җылы төшкән сыман була. Әмма мичкә артны терәп утырырга вакыт юк, шундый ук салкын мәктәпкә кереп китәргә кирәк.  Шулвакытта йөрәгемә үткәндер инде: мин яңа йортлар, яңа мәктәпләр төзү турында хыялландым. Әйе, мәктәп елларында ук хыялымны тормышка  ашыра да башладым. Югары сыйныфларда Азнакайда укыдым. Шунда производство дәресләрендә малайларны ташчы һөнәренә өйрәттеләр. Без аттестат белән бергә һөнәр дә алып чыктык, азрак акча эшләргә дә өлгердек.

– Казан төзелеш институтында укыганда да сайлаган кыйблагыздан бер адым да читкә китмәгәнсез…

– 1966 елда институтка укырга керүем студент төзелеш отрядлары оештырылу чорына туры килде. Икенче курстан ук Арча районында авыл хуҗалыгы корылмалары сафка бастырдык. Өченче курстан соң мин инде мастер идем: Лениногорск районында торак йортлар, хастаханә, мәктәпләр төзедек. Дүртенче курстан соң зона студентлар отрядының баш инженеры итеп тәгаенләделәр. Безнең отряд Кама аръягында Чистайдан алып Мөслимгә кадәр дистәләрчә төзелештә эшләде. Мин көн саен аларның хәлләрен белешеп, эшләрен барлап, ярдәм итеп, материаллар һәм эш инструментлары белән тәэмин итеп, ашау-эчүләрен кайгыртып, килеп туган проблемаларны хәл итеп йөрдем. Кыскасы, тормыш кайнап торды һәм бу миңа бик ошый иде. Институт тәмамлаганда мин инде шактый гына тәҗрибә тупларга өлгердем.

– Мондый тәҗрибәне нинди эшләрдә кулланырга мөмкинлек булды?

– Диплом яклаганнан соң, яхшы эш урыны эзләргә кирәк иде. Чөнки мин инде гаилә корырга да өлгердем. Балабыз да бар. Яшәргә урын да кирәк. Башта берәр авыл төзелешенә китәрмен дә рәхәтләнеп яшәрбез, шуннан кулайрагы булмас дип уйлаган идем. Әмма Кама автозаводы төзелеше үзенә тартты. Җитмәсә, кадрлар сайлау өчен төзелеш начальнигы урынбасары Хәниф Шәйхетдинов үзе килде. Хәтта фатир бирәбез дип тә вәгъдә итте. Профессиональ төзүчеләр җитешми икән. Бер елдан «Автозаводстрой»да мастер булып эшли башладым. Бер айдан фатир ачкычы тапшырдылар.

Бер елдан мине ВЛКСМ шәһәр комитетына чакырып алдылар да Бөтенсоюз КамАЗ студентлар төзелеш отрядының баш инженеры итеп билгеләргә карар кылдылар. Соңрак отрядның командиры булырга тәкъдим иттеләр. Тагын ике ел Бөтенсоюз комсомол төзелеше штабын җитәкләдем. Әйтергә кирәк, ул чорда комсомол-яшьләр отрядларына иң мөһим объектларны тапшырдылар, һәм без аларны тиз арада, сыйфатлы итеп тапшырырга тиеш идек. 1978 елда гына комсомол һәм партия эшләреннән арынып, ниһаять, җитештерү өлкәсенә күчә алдым: СМУ-5 начальнигы булып эшли башладым. Әмма бу уттан чыгып, суга кергән кебегрәк булды. Безгә Чулман елгасында суднолар йөрер өчен юл ачарга кирәк иде. Вакытында өлгертү өчен бер мең ярым кеше дүрт сменага бүленеп, алтышар сәгать тәүлек буена эшләдек. Аннан да артык түзәргә мөмкин түгел иде, чөнки ул елны кыш бик салкын килде. Мин үзем ярты еллап өйгә дә кайта алмадым, гидростанциядәге вагонда яшәдем.

– Димәк, КамАЗ һәм Яр Чаллы төзелеше сезнең өчен зур хезмәт мәктәбе булган дип уйларга нигез бар?

– Әлбәттә. Аннан ничектер шулай туры килде. Мине СССР Газпромының иң зур берләшмәләреннән берсе «Средневолжскгаз»га директор урынбасары итеп билгеләделәр. Бу Уренгой – Помары – Ужгород, Уренгой – Үзәк линияләрендә газ торбалары үткәрү чоры иде. Без компрессор станцияләре төзедек, республика авылларын газлаштыру белән шөгыльләндек. Әйтергә кирәк, бу минем өчен бөтенләй яңа тармак булды. Әмма остазларым ярдәмендә эшнең серенә бик тиз төшендем.

1984 елда Казанда «Востокстройтрансгаз» тресты оештырылды. Анда баш инженер булып эшләдем. Ике елдан исә «Татагропромстрой» берләшмәсенә генераль директор урынбасары – баш инженер булып күчтем. Авыл кешесе булгач, монысы нәкъ менә минем өчен тәгаенләнгән эш кебек иде. Без заводлар, базалар, проект институтлары, урман хуҗалыклары өчен корылмалар төзедек. Авыл кешеләренең гозерен дә, теләк-хыялларын да аңлап эш иттек. 25 ел эчендә йөзләрчә социаль объектлар, төзелеш материаллары сәнәгатен аякка бастырдык. Балачак хыялым да тормышка ашты: мәктәпләр, балалар бакчалары, бик матур торак йортлар сафка басты.

– Төзүчеләр берлеген оештыру идеясе ничек барлыкка килде?

Бу оешма 1999 елда барлыкка килде. Аның башында Татарстанның атказанган төзүчесе Рим Халитов торды. Без аның эшен дәвам иттек. Хәтерлисездер: туксанынчы елларда, ничектер, барысы да бик тиз җимерелде бит. Алга таба төзелеш эшләрен алып бару өчен исән калганнары белән яңа аякка басарга азапланганнарын тупларга, аларның мәнфәгатьләрен якларга, сакларга кирәк иде. Ягъни Министрлар Кабинеты белән төзелеш оешмалары арасында күпер төзергә кирәк булды. Берлек шул нияттән төзелде. Эшебез күпкырлы. Шул исәптән кадрлар белән тәэмин итү белән дә шөгыльләнәбез. Моның өчен Төзелеш министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә яшибез. Төзелеш көллиятләре, техникумнарның хәлләрен дә күзәтеп торабыз. Бүген Татарстанда төзүчеләр әзерли торган 14  көллият бар. Тик менә укырга теләүчеләр күп, эшләргә теләүчеләре генә аз. Укуны тәмамлаучыларның күп дигәндә 20 проценты гына төзелешкә килә. Элеккеге кебек юллама системасы кертелмәсә, бу югалтуларга чик куеп булмас, мөгаен. Алар дәүләт хисабына укыйлар бит, димәк, моның өчен түләргә дә тиешләр. Бу хакта Мәгариф министрлыгына фикерләребезне җиткердек.

– Ни өчен китәләр?

– Сәбәбе гел бер инде: эш авыр, шартлар юк, хезмәт хакы аз. Бәлки, арендага фатирлар бирүне оештырырга кирәктер, хезмәт хакларын арттыру да зыян итмәс иде. Шулай булмаган очракта, алар кибетләргә товар ташучы булып китәчәк. Калсыннар өчен, һәрберсен остазларга беркетергә, өйрәтергә кирәк. Үземнең дә шәкертләрем бик күп, заманында ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире какмадым. Тик эшли алмаган кешегә барыбер уч тутырып акча биреп булмый инде. Яшьләр шушы чорны уздырып җибәрергә теләмиләр. Аларга барысы да нәкъ менә шушы мизгелдә кирәк. Элеккеге союздаш республикалардан килгәннәр белән эш тагын да авыррак. Алар, гадәттә, берни белми киләләр. Яңабаштан өйрәтергә кирәк. Теләгем шул: яшьләр куркып тормасыннар, җиң сызганып эшкә тотынсыннар иде. Төзүчеләр дә – нәкъ башкалар кебек гади кешеләр. Үзара мөнәсәбәтләр дә әйбәт. Яхшы эшләгәннәрен билгеләп үтәбез, бүләкләр, шул исәптән Россиянекен дә бирергә тырышабыз, газета-журналларда мактап язу да зыян итми. Яшерен-батырын түгел, бу гамәлләр, ерак китмичә, гаилә алдында абруй булсын өчен дә кирәк.

– Гаиләгез турында да беләсе килә.

– Бу яктан мин бик бәхетле булдым. Хәләлем Разия дә күп еллар Дәрвишләр бистәсендәге Төзүчеләр техникумында төзелеш эшләре буенча укытты. Безне эшебез дә, мәнфәгатьләребез дә берләштерде. Кызыбыз Эльвира – эшмәкәр, полиграфия-нәшрият эшләре белән шөгыльләнә. Оныгыбыз Руслан, яратып, мәктәптә информатика фәнен укыта.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү