Коточкыч юл һәлакәтендә 8 кеше үлгән: дүртесе – балалар

Ростов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше һәлак булган, аларның дүртесе – балалар.

Ростов өлкәсенең Волгодонск районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Фаҗига урынында өлкәнең ЮХИДИ җитәкчеләре һәм Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшли, дип хәбәр итте Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев үзенең Telegram каналында.

Медиа Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Дондагы Ростов шәһәре ягына транспорт хәрәкәте ябылган, урау маршрутлар оештырыла.


Фикер өстәү