Казанда Василий Лихачевка мемориаль такта ачылды

Бүген Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачевның тууына 70 ел тулды.

Шул уңайдан Татарстан һәм Россиянең күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе исемен мәңгеләштерү йөзеннән ул яшәгән йортта мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Тантанада чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Василий Лихачевның Татарстанның хәзерге дәүләтчелеген ныгытуда һәм үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Иң катлаулы 90нчы елларда ул республиканың тотрыклы һәм тыныч үсешен тәэмин итүчеләр сафында булды, — диде ул. — Дәүләт мәшәкатьләреннән азат булган бер генә көне дә юк иде аның. Василий Николаевич үзенең барлык фәнни белемен, гамәли тәҗрибәсен Татарстан халкына хезмәт итүгә, аның чәчәк атуына багышлады. Яңа Татарстан дәүләт төзелешенең төп документларын эшләүдә аның ролен бәяләп бетереп булмый. Без үзебезнең сафларда шундый кеше булуы белән горурланырга тиеш».

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстан парламентаризмы һәм Россия федерализмы үсешендә Василий Лихачевның зур роль уйнавын ассызыклады. «Лихачевтан башка безнең республиканың заманча тарихын күз алдына китерү кыен. Василий Николаевич аның елъязма битләрендә якты эз калдырды. Ул Татарстанның беренче һәм бердәнбер вице-президенты булды, Дәүләт Думасы депутаты, Федерация Советы әгъзасы, Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы булды. Василий Лихачев Татарстан парламентаризмы үсешенә зур шәхси өлеш кертте, беренче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советын оештыру башында торды, республиканың сәяси тормышында аны җитәкләде», — дип белдерде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, республика Конституциясе, Татарстанның хокукый нигезен салган Россия һәм Татарстан хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы Килешү Василий Лихачевтан зур тырышлык, түземлек таләп иткән.

«Соңрак бу күнекмәләр аңа Россия һәм халыкара дәрәҗәдә танылган дәүләт эшлеклесе статусында кирәк булды, шул ук вакытта ул республика белән беркайчан да элемтәне югалтмады, — дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. — Көндәлек тормышта да, күпкырлы эшендә дә ул һәрвакыт тынычлык һәм фикер йөртүчәнлек, компромиссларга һәвәслек күрсәтте, консолидациягә һәм гражданлык татулыгына чакырды. Ул шулай истә калачак та. Хәзерге Татарстанның сәяси йөзен һәм дәүләт хакимияте системасын формалаштырган күренекле эшлеклеләр рәтендә якты йолдыз булып калачак».

В. Лихачев турындагы истәлекләре белән аның тол хатыны Наилә Иматовна, Татарстан Дәүләт Советының өч чакырылыш депутаты Ренат Харисов, КФУның юридик факультеты деканы Лилия Бакулина һәм башкалар уртаклашты.


Фикер өстәү