Иммунитетны ныгыта торган катнашма ясау ЫСУЛЫ

Соңгы елларда иммунитетны ныгыта торган бер катнашма кулланабыз. Аллага шөкер, файдасы сизелә.

Аны ясау өчен 300–350 грамм имбир тамыры, 150–200 грамм бал һәм 1–2 лимон кирәк.

Имбир тамырының кабыгын әрчеп, зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Лимонны өлешләргә кисеп, орлыкларын алабыз һәм икесен дә иттарткычтан чыгарабыз. Бал кушып, бик яхшылап болгатабыз. Шуны көнгә бер бал кашыгы ашарга кирәк. Катнашма бик әче. Шуңа аны чәйгә болгатып эчсәң дә була.

Имбирне, башка дарулар кебек үк, сак кулланырга кирәк. Ашказаны-эчәк авырулары көчәйгәндә, аны эчми торырга киңәш итәбез.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү