Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Коръәнне кулдан күчереп язачаклар

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстанда кулъязма Коръән барлыкка киләчәк.
Бу хакта россиякүләм мөселман җыенында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

«Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан тагын бер зур проект башлыйбыз. Без, иң яхшы каллиграфларны жәлеп итеп, Коръәнне кулдан күчереп язарга жыенабыз», — диде мөфтий.

Исегезгә төшерәбез: россиякүләм мөселман җыены Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысасындагы чаралар чылбырын ачып жибәрде. Форумга Татарстан, Мәскәү, Ленинград һәм Свердловск өлкәләре, Кузбасс, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән дин кардәшләр җыелган. Форумда тәүге тапкыр «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының трейлеры һәм «Хозур ТВ» телеканалында татарчага тәрҗемә ителгән «Билал» мультфильмы күрсәтелде.


Фикер өстәү