Табиб вакцина белән бәйле кайбер уйдырмаларга ачыклык кертте

Россиянең атказанган табибы Михаил Каган ковидка каршы ясала торган вакцина белән бәйле кайбер уйдырмаларга ачыклык керткән.

«Вакцинаның ДНК үзгәртүе турындагы сүзләр — уйдырма. Вакцина ярдәмендә кергән материал күзәнәкнең ДНК саклана торган үзәгенә эләкми. Дөрес, безнең ДНКның 8 проценты генетик материалда бик күп еллар дәвамында тупланып килгән вирус кисәкчекләреннән тора. Ләкин организмга эләккән чит ДНК активлашмый. Шуңа күрә монда ген үзгәрү турында сүз дә була алмый»,-ди табиб.

Каган сүзләренә караганда, вакцина — организмга эләккәч мутациялнүче вирус дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. «Вакцинада бернинди тере вирус та юк. Шуңа күрә ул мутацияләнә алмый»,-ди белгеч.


Фикер өстәү