Рөстәм Миңнеханов Филзә Хәмидуллин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Филзә Хәмидуллинның гаиләсенең кайгысын урталашты. 

«Хөрмәтле Сания Вениамин кызы!
Тормыш иптәшегез Филзә Гариф улы Хәмидуллин вафат булу сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашам.
Гаиләсе, якыннары, туганнары гына түгел, бөтен Татарстан жәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Абруйлы дәүләт һәм жәмәгатьчелеге эшлеклесе, ул яңа Татарстан төзелешенең башында торды, республиканың социаль-икьтисадый үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертте. Шул рәвешле якташлары алдында зур абруй һәм хөрмәт казанды. Филзә Гариф улы безнең хәтердә тулысынча үз эшенә бирелгән, туган жире һәм халкына хезмәт итүне тормыштагы төп бурычы итеп санаган гажәеп кеше булып истә калачак.
Сезнең, балаларыгызның тирән кайгысын уртаклашам. Шушы авыр көннәрдә көч һәм сабырлык сезгә!» — диелгән кайгынамәдә.


Фикер өстәү