Фәрит Мөхәммәтшин Рафил Ногманов вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән Татарстан Эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, полиция генерал-майоры Рафил Ногманов вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Парламент җитәкчесе телеграмманы мәрхүмнең хатыны Людмила Ногмановага юллаган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

— Бу бөтен республика өчен зур югалту. Россиянең атказанган Эчке эшләр органнары хезмәткәре, хезмәт сөючән, инициативалы һәм компетентлы җитәкче, ике чакырылыш дәвамында ул Дәүләт Советында үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен лаеклы яклады. Күпләр өчен профессиональлек һәм кешелеклелек үрнәге булды, — дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин кайгы уртаклашу телеграммасында. — Рафил Габдерафикович хезмәттәшләре, дуслары һәм аны белгән һәркемнең хәтерендә мәңгегә якты, ярдәмчел һәм битараф булмаган кеше булып калачак. Бу хәсрәтле көнне чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез.


Фикер өстәү