БДИда ике имтиханнан 200 балл җыйган  Лиана Исмәгыйлева: «Бер «2ле» дә алганым булмады»

Мөслим кызы Лиана Исмәгыйлева химия, биология фәннәреннән имтиханнарда 100әр балл туплаган. Ул Казан дәүләт медицина университетының дәвалау эше факультетына укырга кергән. «Әти-әниемнән, туганнарымнан аерылып, еракка китәргә теләмәдем. Татарстанда каласым килде», – ди 18 яшьлек Лиана.

Лиана имтиханнарга ныклап 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникулда әзерләнә башлый. «100 баллы репетитор» онлайн мәктәбенә язылып, курслар сатып алган. Анда файдалы яңалыклар күп, өй эшен дә мулдан бирәләр, хаталарны да яхшылап аңлаталар икән. Лиана дәресләрнең берсен дә калдырмаган. Китаплар сатып алып, өстәмә биремнәр дә чишкән. Мәктәптә химия, биология фәннәрен яратып укыган. Укудан кайтып, ашап-эчкәч, көн саен имтиханнарга әзерләнгән. Тик сәгать 11дән соңга калмыйча ятарга тырышкан. Уку гына түгел, йокы да мөһим бит. Шул ук вакытта әдәби китаплар укып, тел байлыгын баеткан. Монысы – яраткан шөгыле. Иртүк торып спорт белән шөгыльләнергә дә җай тапкан. Киләчәктә табиб булырга хыялланган Лиана башкаларга да вакытны дөрес бүлеп яшәргә киңәш итә.

– Ике фәннән йөзәр балл туплармын дип көтмәгән идем. Ләкин химия сынавын биреп чыккач, абсолют нәтиҗәгә ирешәчәгемә ышандым. Бу хакта  әти-әниемә, укытучыма әйтмәдем. Ә биология мине шаккатырды. Ни өчен дигәндә, 100гә үк өмет итмәгән идем, – ди Лиана. – Имтиханнардан 293 балл җыйдым. Вузда алтын медаль өчен – 6, ГТО значогына ике балл өстәделәр.

Гадәттә, 100 балл җыючыларны вузларга югары стипендия белән җәлеп итәргә тырышалар. Үзенчә кызыксындыру чарасы, уку әҗере инде бу. «Республика тарафыннан БДИда 200 балл туплаучыларга бирелгән 25 мең сум акчаны алдым. КДМУда әллә ни күп акча бирү каралмаган. Шулай да Яңа елга кадәр 20шәр мең сум стипендия бирәбез, дип вәгъдә иттеләр. Акчаны җыеп барам, кирәк вакытта тотачакмын», – ди булачак студент.

Мәктәп хәлләре турында да сораштык. Ниндидер фәнне үзгәртергә кирәк дип уйлаганы булмаган. «Белем биргәч тә рәхмәт», – ди. Ә иң яраткан укытучысы – математика укытучысы Рәмилә Гуссамова. «Рәмилә апа сабыр, мәрхәмәтле, тырыш, укучыларны аңлый һәм тырышлыкны күрә белә. Кирәк вакытта таләпчән һәм шаян телле дә. Дәреснең бер генә минутын да әрәм итми. Химияне өйрәнгәндә математика белеменең файдасы зур булды. Анда да биремнәр чишәбез бит. Мәкалә язганда, берүк укытучымның исемен төшереп калдыра күрмәгез, яме, – дип үтенде ул.

Лиананың бер генә мәртәбә дә «2ле» алганы булмаган. Барлык дәрескә дә әзерләнеп, аңламаганын видеодан өйрәнеп барган мәктәпкә. Шулай булгач, мондый тырыш укучы начар билге ала димени? «2ле» куйсалар да, хурлык дип санамас идем. Ул миңа тагын да тырышып укырга этәргеч бирер иде», –ди Лиана, начар билгегә мөнәсәбәтен белдереп.

Кечкенәдән табиб булырга хыялланган ул. Үрнәк алырлык кешесе дә бар.  Иске Карамалы авылында озак еллар акушер-гинеколог булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган әбисе Гөлүсә ул! «Аның юлын хәзер мин – оныгы дәвам иттерәчәк. Яхшы табиб булырга сүз бирәм. Хезмәтемә бармак аша гына карамаячакмын», – ди Лиана Исмәгыйлева.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү