Мәче даруының коронавирустан котылуга ярдәм итүе ачыкланган

Песиләрне вируслы перитонит (вирус эләгү аркасында корсак куышлыгы ялкынсынуны аңлата) авыруыннан дәвалау өчен уйлап табылган препаратлар  кеше организмында коронавирус үрчүне туктатуга китерергә мөмкин. Канаданың танылган Альберта  университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза “Известия”.

Биредә сүз GC376 һәм GC373препаратлары турында бара. Канада галимнәре үткәргән тәҗрибәләр бу даруларның, аз гына дозада кулланган очракта да, коронавирусны тулысынча туктатуын күрсәткән.

Галимнәр фикеренчә, коронавируска каршы көрәшү өчен бу препаратлар буенча ничек тә тизрәк клиник тикшерүләр башлап җибәрергә кирәк.

Моңа кадәр һинд галимнәре компьютерда модельләштерү ярдәмендә В12 витаминының COVID-19 инфекциясен көчсезләндерүен  күрсәткән.

 


Фикер өстәү