Мессенджерда 40 илнең гражданнары теркәлә ала. БДБ илләрендә яшәүче кулланучылар өчен шалтырату һәм хәбәрләр алмашу мөмкинлеге узган елның ноябрендә ачылган иде, ә 2026 елның мартыннан Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы илләрендәге кулланучылар өчен шундый мөмкинлек барлыкка килде.
Апрель башына MAX мессенджерында теркәлгән кулланучыларның гомуми саны 110 миллионга җиткән, шул ук вакытта көндәлек аудитория 80 миллион кешедән артып киткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез