Газетага язылу

Татарстанда язгы культураларны чәчү башланды

Лениногорск муниципаль районында борчак чәчү башланды, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә муниципаль районнарында арпа чәчүгә керештеләр.

Республикада барлыгы 1 миллион 730 мең гектар мәйданда язгы чәчү үткәрергә планлаштырыла, шуның 818 мең гектары – ашлык культуралары, 684 мең гектары – техник культуралар.

Шулай ук көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау дәвам итә. Көзге культураларны ашлау 142 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планның 29% тәшкил итә. Күпьеллык үләннәр 45 мең гектар мәйданда, ягъни планның 14% ашлап чыкканнар. Республиканың барлык муниципаль районнарында да ашлау эшенә керештеләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре