«Бердәм Россия»нең сайлау алды исемлеге лидерлары махсус оештырылган комиссияләрне җитәкләячәк

«Бердәм Россия»нең сайлау алды исемлеге лидерлары Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча партиянең махсус оештырылган комиссияләрен җитәкләячәк. Әлеге комиссияләргә Татарстан вәкилләре дә кергән.

Россия оборона министры Сергей Шойгу Көнчыгыш Себерне үстерү комиссиясе җитәкчесе итеп билгеләнгән. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров исә Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү комиссиясен җитәкли. Бу комиссиягә «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кергән.

Гомумроссия халык фронтының (ОНФ) Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева Мәгариф һәм фән комиссиясен җитәкли. Коммунаркадагы 40 нчы хастаханәнең баш табибы Денис Проценко Сәламәтлек саклау комиссиясе җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бу комиссиядә Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов та бар. Республикадан тагын бер депутат – Татьяна Ларионова Әниләр, балаларны яклау һәм гаиләгә ярдәм итү комиссиясендә эшләячәк. Анысының җитәкчесе – Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова.

Әлеге комиссияләр «Бердәм Россия»нең халык программасын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк. Партия Генераль советының Президиум утырышында шундый карар кабул ителде. Фәрит Мөхәммәшин әйтүенчә, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, парламентта эшләүдән тыш, республика өчен әһәмиятле һәм көн кадагында булган мәсьәләләрне хәл итү белән дә шөгыльләнәчәк. «Алар алдына зур бурычлар куябыз. Ноябрь ахырында «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы бюро әгъзасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә алар белән очрашып, бу хакта сөйләшәчәкбез», – диде ул.


Фикер өстәү