Рөстәм Миңнеханов IS Group хуҗасы Синиша Яснич белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инвестицияләрдә махсуслашкан Россия компаниясе — IS Group хуҗасы Синиша Яснич белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

«Чарада кайбер юнәлешләр буенча үзара бәйләнеш, хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар», — дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР спорт министры Владимир Леонов һ.б. катнашты.

 


Фикер өстәү