Кремль кайбер Россия төбәкләрендә Җиңү парадларының ни өчен гамәлдән чыгарылуын аңлатты

Россиянең кайбер субъектларында Җиңү көнендә парадларны уздыру яки кичектерү турындагы карарны тулысынча төбәк хакимиятләре кабул итәчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әйтте. Шулай итеп ул илнең кайбер төбәкләрендә парадларны гамәлдән чыгару турындагы хәбәрләрне шәрехләде.

«Бу төбәк башлыкларының хокукы. Алар гражданнарның иминлеге мәнфәгатьләреннән чыгып, тиешле карарлар кабул итә», — диде Песков, дип яза Газет.ru.

Шул ук вакытта Мәскәүдә бәйрәм итү график буенча узачак — Кызыл мәйдандагы парад «әзер һәм үткәрү планлаштырыла», дип белдергән ул.

Бүген Курск өлкәсе хакимияте 9 майда парад үткәрүне гамәлдән чыгару турында әйтте, моны иминлекне кайгырту белән аңлаттылар, элегрәк Белгород өлкәсендә дә парад үткәрүне кичектергәннәр иде.

 


Фикер өстәү