Запас частьләрне яңарту белән автомобильләрне утильләштерүне берләштерергә бергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Александр Толмачев (“Бердәм Россия”) автомобильләр өчен запас частьләрне торгызу индустриясен булдыру идеясен автомобильләрне утильләштерү буенча дәүләт программасы белән берләштерергә тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, икесе дә бер үк нәрсә бу. Запас частьләрне кая – заводларгамы, техник карау станцияләренәме тапшыру һәм нинди нормативлар буенча торгызу турында халыкка аңлатырга кирәк, – дип яза “РИА Новости”.

– Машинаны утильләштерергә кирәк ди. Әмма ничек итеп? Машинаны сүткәч, детальләрен кая куярга? Бүгенге дефицит чорында аларны ташлап булмый?! Хәзер шушы мәсьәләне хәл итәргә вакыт җитте, – дип аңлаткан ул.
Аның әйтүенчә, иң элек бу эшләрне уңайлы, җиңел һәм имин итү турында уйланырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: “Руслом.ком” ассоциациясе утильләштерү буенча дәүләт программасын яңартуны тәкъдим иткән. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәрелгән бу идеяне 2030 елга кадәр Металлургия сәнәгатен үстерү стратегиясен тормышка ашыру планына кертү күздә тотыла.


Фикер өстәү