Марат Кәбиров: «Ул миңа кадерле булып тоела. Малларны гына түгел, үземне дә карап үстергән җир»

Безнең ишегалдында бик иске мал абзары бар. Быел көз шуны сүтеп ташлыйм дип кызып йөрдем дә шул көе калдырдым. Яздан сүтсәң, арурак агачларын эшкә яратып була, көздән сүтсәң, су эчеп кенә яталар. Шулай дип акланган булдым. Чын сәбәбе ул гына түгел иде бугай. Кадерле ул миңа ничектер…

Мин бәләкәй чакта әни төзетте аны. Кемдер кайсыдыр яктан күреп кайткан да үзе эшләп куйган, аннан күреп, бүтәннәр төзегән. Шул рәвешле, бер-бер артлы «турыга эшләнгән» мал сарайлары калкып чыга башлады. Зур ул шундый. Сәндерәсе йортның икенче каты шикелле итеп төзелгән. Элек гел өчпочмаклы сәндерәләр иде бит, ә бу дүртпочмаклы, шундый уңайлы, әллә күпме печән сыя. Әни дә кызыккандыр инде, ничек итсә иткән, төзеткән…

Аны төзегән чакларын мин ярты-йорты гына хәтерлим, кечкенә малай идем. Тик бөтен гомер шунда узды бугай. Мал караулар, тирес чыгарулар… Сыер бозаулаганын көтеп, төннәр буена саклап чыгулар. Сарык бәтиләрен күтәреп йөртүләр. Малларга җылырак булсын дип, көзләрен балчык сылаулар да, батып ятмасыннар дип, идән җәюләр дә калмады. Үгез җимергән улакларны төзәтүләр дә… Монысы үзәккә үтә башласа, мин, эчтән генә сүгенеп, үгезгә йодрык төя-төя сугым чорын көтә идем дә шул вакыт җиткәч, кызганып, аңа ачулануым өчен үкенеп йөри идем. «И-и, ачуланырлыклары бармыни инде, гомерләре дә күпме генә бит…»

Ул абзарның коридор шикеллерәк урынында минем җыелмалы спортзалым да бар иде әле. Аның бер як стенасында – сәнәк сабына дип алып кайткан таллардан ясалган «стенка» җайланмасы. Монда эч мускулларын ныгытып, сыгылмалылык өчен күнегүләр ясап була. Ике капчык арасына таяк куеп эшләнгән «штанга» да шунда ята, ком һәм салам тутырылган төрле зурлыктагы капчыклар да эленеп тора. Икенче якта – шомартылган егермеле тактаны стенага беркетеп ясалган макивара. Аның сүс җеп белән бәйләнгән очы инде минем кендектән генә калган. Үзем дә үскәнмендер, абзар да җиргә чүгеп бара. Ул үзенә күрә бер шәхси почмак, әкият дөньясы шикеллерәк биләмә иде.

Мал асрау өчен абзарның үзен дә һәрдаим төзәтеп, карап, тәрбияләп торырга кирәк. Син аны хәстәрлисең, ул малларыңны хәстәрли. Мал асрау ул хайваннарны карау гына түгел… Син үз җылылыгыңны малларыңа да, абзарыңа да бирәсең, абзар – малларны, маллар абзарны җылыта, аларның шул җылылыгы синең дөньяңны, тормышыңны җайлый, җылырак, шатлыклырак, тулырак итә. Табигатьтәге әйләнеш шикеллерәк нәрсә барлыкка килә.

Мал асраган чакларда бу абзар да караусыз тормады. Хәтта дәверләр үзгәреп, авылда мал-туар тотучылар сирәкләнгәч тә, ул сарай вазыйфасын да, келәт вазыйфасын да үтәде. Хәзер инде менә җиргә чүгеп бара. Заманында һушыңны алырлык зифа кызларның әби чагы шикеллерәк… Шул абзарны әкият иле иткән малай үзе дә илледән өстә.

Шуңа күрә, ул миңа кадерле булып тоела. Гомеремнең бер өлеше бит инде. Малларны гына түгел, үземне дә карап үстергән җир. Тәүге хыялларым шуның тирәсендә әвәләнгән, аның аша мин бик күп нәрсәләргә өйрәнгәнмен, малайдан үсмергә, егеткә, ир-атка, узаманга әверелгәнмен. Аны сүтмичә торуымның, озаграк яшәтергә теләвемнең сәбәбе дә шул бугай.

Тик соңгы бер-ике елда мин аны карамый башладым. Сүтәргә дигән нәрсә бит инде, берьюлы сүтеп тә, яңартып та булмый. Башка елларда алай булганы юк иде, быел яз менә шул абзар эчен су баскан. Тездән. Тирә-ягында җыелып яткан күлләвек шикелле нәрсә дә юк аның. Су бары тик абзар эчендә генә. Бу миңа беркадәр сәер дә, кызганыч та булып тоелды. Балалары исән көенә караучысыз яткан аналарга да охшатып куйдым. Тормышның бөтен михнәтләре әнә шундый ташланган, яклаучысыз калганнар өстенә җыела бит инде. Үзеңне карап үстергән, тәрбияләгән, кеше иткәннәрне караучысыз калдырырга ярамый икән. Хәтта ул гади генә абзар булса да.

Көннәр җылыну белән сүтеп ташлыйм. Әгәр аның гомерен озайтып булмый икән, үлемен, әҗәл алды тартышуларын сүзарга ярамый.

Марат Кәбиров

Фото: https://vestirama.ru/


Фикер өстәү