Әлдермешкә бардык әле. Җырларда җырланган, сәхнәләргә күтәрелгән авыл нинди ул?

Җырларда җырланган, сәхнәләргә күтәрелгән Әлдермеш нинди ул? Авыл халкы башкалардан кайсы сыйфатлары белән аерылып тора, нинди уңышлары бар? Әлеге сорауларга җавап эзләп, без юлга кузгалдык. 

Үзе матур, халкы тырыш

Бүген Әлдермештә 221 хуҗалыкта 540 кеше яши. 11 еллык мәктәбе, балалар бакчасы, ФАПы, кибете, чишмәләре бар. Халкы терлек тота, кош-корт үстерә. Фермерлары да, эшмәкәрләре дә, авылга ярдәм итеп торучы булдыклы кешеләре дә бар. Билгеле, якын булгач, Казанга һәм Биектауга йөреп эшләүчеләр дә күп.

Әлдермеш халкы үзләре турында: «Бездә халык бик таләпчән, тырыш, чисталык-пөхтәлек яратучы, усаллыгы да бар», – диде. Чыннан да, авылда тырыш һәм оста куллы кешеләр яши булып чыкты. Яшьләр дә, бәхет эзләп, читкә чәчелмәгән. Биредә балалар туып тора, яңа йортлар салына. Башка авылларда сабыйлар җитмәү сәбәпле, балалар бакчалары, мәктәпләр ябылса, монда, киресенчә, бакчага чират торалар. Бүген анда 51 бала йөри. Капиталь ремонт ясап, урыннар санын тагын да арттырмакчылар.

Яшьләр авылы

Энҗе һәм Илназ Сабировлар – авылда калган шундый яшь гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгының үз эше бар. Энҗе – укытучы. Күптән түгел генә бик матур итеп, зур купшы йорт салып кергәннәр. Алма кебек ике кызлары үсеп килә. Төп эшеннән һәм йорттагы мәшәкатьләрдән бушаган арада Энҗе алтын җеп белән шәмаилләр чигә.

– Бу шөгылемне студент елларында башлаган идем. Элек заказга күп эшләдем, хәзер буш вакытым күп түгел, чигүгә ара-тирә генә утырам. Күптән түгел зур шәмаилне 10 мең сумга сатып җибәрдем. 3–4 ай чиктем, – диде Энҗе.

Авылның тоткасы булган туганнан-туган егетләр Булат Хәмдиев һәм Марат Бәхтияров, 2011 елда «Хәмдиев» фермер хуҗалыгы оештырып, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Бүген аларның 2300 гектар чамасы җирләре бар. Эшмәкәрләр Биектау һәм күрше-тирә авыллардагы терлекләрне һәм кош-кортларны азык белән тәэмин итә.

– Минем нәсел тамырларым – Әлдермештә. Шуңа күрә ул миңа бик якын һәм кадерле, – ди Марат Бәхтияров. – Ул – Казанга иң якын булган татар авылы. Әлдермеш төзек, матур, иң мөһиме: соңгы елларда кеше саны кимеми, яшьләр кала, балалар туып тора. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, аның башкалага якын урнашуы һәм халкының тырыш, эшчән булуында. Авылда да яшисе, шул ук вакытта Казаннан еракка да китәсе килмәгәннәр өчен менә дигән җир. Тормыш итәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бездә Сабан туйлары да авыл халкы һәм эшмәкәрләр ярдәме белән бик матур һәм күңелле уза. Һәркайсыбызның өлеше кергәч, ул тагын да эчтәлеклерәк, мәгънәлерәк һәм кадерлерәк була. Авылымның киләчәге дә матур булуын телим.

Ашсу остасы

Әлдермеш хатын-кызлары элек-электән аш-суга оста, уңган, чиста-пөхтә булулары белән дә аерылып торган. Хәзер дә авылда камыр ашлары әзерләп сатучылар күп. Шундый аш-су остасы Гөлнара Галимҗанова белән таныштык. Без аны, яратып, «Әлдермеш кояшы» дидек. Чөнки нәкъ кояш кебек нур балкытып каршы алды безне Гөлнара ханым.

– Егерме ике ел элек әлеге йортка килен булып төштем. Авылга Казаннан беренче тапкыр кайтуым әле дә истә. Ул вакытта булачак иптәшем мине Сабан туена алып кайтты. Шулкадәр нык яраттым Әлдермешне! Туганнарына да, авылның халкына да, табигатенә дә, мондагы тәртип, чисталык-пөхтәлеккә дә гашыйк булдым. Хатын-кызлары төрледән-төрле пироглар, тортлар, урама, чәкчәк пешерәләр. Токмачларга кадәр кисеп саталар. Каенанам да аш-суга бик оста иде, – дип искә алды Гөлнара ханым.

Каенанасы Рәсимә апаның иң яратып һәм оста итеп әзерли торган ризыкларының берсе урама булган. Хәзер исә аның осталыгы килене Гөлнарага күчкән.

– Элек дәү әни, әниләр исән чагында, Коръән ашлары, мәҗлесләр уздырырга бер атна кала барлык туганнар җыела иде. Ә каенатамнар – сигез бертуган! Кем катык оета, кем эремчек төшерә, кем каймак чыгара, кем камырга тотына. Кыскасы, йортыбыз умарта күчен хәтерләтә иде. Туганыбыз Кафия апа урама камырын җәйсә, әни аны пешереп тора. Бервакыт шулай урама пешергән вакытта телефон шалтырады да, әни сөйләшергә китте, ә миңа аны алыштырырга туры килде. Беренче чирканчыкны шунда алдым. Башка вакытта да әни җәйгәнне миңа пешерергә калды, – дип искә алды хуҗабикә урама пешерә башлау тарихын.

Кызганыч, өч ел элек бер-бер артлы каенанасы белән каенатасы мәрхүм була. Киленнәре аларны бик яратып искә алды.

– Әниебез ашларга бик зурлап, матурлап, үзе пешергән күчтәнәчләр белән барырга ярата иде. Мин дә нәкъ шулай ук. Быел кызыбыз туйга барды. Күчтәнәчкә матур итеп тәмле урама пешереп җибәрдем. Авылыбызның Зөмәрә абыстае да – бик оста куллы ханым. Никахка барганда ул үзенең данлыклы кабартмаларын пешерә. Аларның уңу-уңмавына карап, яшьләрнең киләчәген, хуҗалыкларның холкын чамалап була, дип әйтә. Мин дә шуны ук урама турында әйтә алам. Ачык, киң күңелле кешеләргә булганда, эшем дә бик уңайлы, җайлы бара. Кайбер кешегә пешергәндә бераз мәшәкатьләнергә туры килә, – ди уңган хуҗабикә.

Гөлнара ханым баштагы вакытларда күчтәнәчкә алып барса, хәзер башкалар да бәйрәм табынына урама пешереп бирүен сорый икән. Авылдашларына булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша ул

Тимернең холкы яман

Авылның тагын бер остасы – капка ясаучы Әдһәм Хәбибуллин. Ул тимердән капкалар, коймалар, чардуганнар, мунча мичләре, баскычлар ясый.

– Сатып алучыларның да зәвыклары елдан-ел үзгәрә, матуррак, бизәкләре күбрәк булган, катлаулырак капка сорыйлар. Шул ук вакытта гадирәкләрен дә алучылар күп. Соңгы вакытта капкаларга заказлар алмый башладым, чөнки аларны эшләр өчен күп көч кирәк. Шуңа күрә соңгы елларда башлыча чардуганнар ясауга күчтем. Тимернең дә үз холкы бар. Ул дымлы җирне яратмый. Артык каты тимер белән дә эшләү бик авыр, күп көч таләп итә. Булдыра алганда, мөрәҗәгать итүчеләрне кире борып җибәрмәскә тырышам, – диде оста.

Иң кыйммәтле эше дип җиде ел элек 100 мең сумга эшләгән капканы әйтте. Хәзер исә бер кешелек чардуганнарны – 24–26 меңгә, ике кешелекләрне 35–40 мең сумга ясый.

Клуб кирәк

Зур авылы да, кечкенәсе дә үз борчу-мәшәкатьләре белән яши. Әлдермештә дә бар алар. Әйтик, халык белән аралашкан вакытта, авылның йөзе, асылы үзгәрә, дип борчылуларын әйттеләр.

– Авылыбыздагы буш йортларга башка милләт кешеләре кайтып төпләнде. Элек без тагын да бердәмрәк, ачыграк идек. Урамда күрешеп, һәркем хәл-әхвәл белешә иде. Хәзер исәнләшмичә китүчеләр дә бар. Менә шунысы бераз күңелне кыра, – ди алар.

Шундый зур, матур һәм төзек авылның клубы булмау да гаҗәпләндерде. Моңа кадәр иске бинада эшләп торганнар, быелдан анысында да җылылык бирүне туктатканнар. Шуңа күрә, мәдәният йорты хезмәткәре Эльмира Фәрхетдинова әйтүенчә, соңгы вакытта бәйрәмнәр мәктәп һәм балалар бакчасында узган. Җәйге матур көннәрдә исә алар капка төпләрендә, ял паркында җыелган.

– Клуб мәсьәләсендә боз кузгалган да иде. Нигезен салып та куйдылар, тик ни сәбәпледер эшләр тукталды. Шулай да без яхшыга өметләнәбез, киләсе елларга булса да авылыбызда матур клуб сафка басар, дип ышанабыз, – диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча без Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗановка мөрәҗәгать иттек.
– Бу турыда беләбез. Клубның нигезе дә салынган инде, үзе дә эшләнеп бетәчәк, – диде ул. – Район башлыгы Равил Хисаметдинов аны 2024 елда программага кертү өчен тырыша. Клуб хезмәткәрләре эшсез калмады, әлегә эшчәнлекләрен мәктәп базасында дәвам итә. Әлдермеш авыл җирлегенә кергән Сая авылында да 45 урынга исәпләнгән клуб булачак.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү