«Авылыбыз бетсә дә, аның  капкасыннан, үзебезнеке дип, кайтып керәбез»

«Авылыбыз бетсә дә, аның  капкасыннан, үзебезнеке дип, кайтып керәбез». Биектау районының Шыпшиек авылында яшәүчеләр әнә шулай ди. Уннан артык йорты  булса да, тик кышын нибары  икесенең  морҗасыннан гына төтен чыга. Авыл җирлегендә исә, бу авылда беркем дә яшәми, дип беләләр. Тирә-юньдә дә кайберәүләрнең бу исемне беренче тапкыр ишетүләре. Шулай да бүген Шыпшиек кемгә кирәк соң?

Бик ышык урын

Кем өчендер беткән авыл булып саналса да, монда яшәүчеләр аны  башкача кабул итә. Нәкъ бала-чактагы кебек шау-гөр килеп торган җылы бер урын итеп. Һәрхәлдә, Шыпшиек аларның күз алдында шулай саклана. Тарих битләренә күз салсаң,  авыл атамасы «Шып-ышык» – бик ышык урын дигәнне аңлата. Чыннан да бу авыл бик тыныч җирдә, аланлыкта урнашкан.

18–19 гасырларда крестьяннар җир эшкәртү, мал-туар асрау, кирпеч сугу, туку, урман кисү белән шөгыльләнгән. 20 нче гасыр башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, вак-төяк сату урыны булган. 20 нче гасыр башында халкы  545 кешегә җиткән. 1938  елдан соң халык саны кими башлый. Әйтик, 1970 елда –104,1989 елда – 9 кеше. Әлеге вакыйга авыл кешеләренең күрше авылларга һәм Казан тирәсенә күченүләренә бәйле. Авылда эш урыннары бетә, мәктәп ябыла. Авыл өч өлешкә бүленсә дә, бары тик бер урам – Коммунистическая урамы исәпләнә. Авылда клуб, кибет, мәктәп, кошчылык, ат, эре терлек фермалары булган. Менә шундый тулы тормыш белән яшәгән Шыпшиек шундый хәлгә калыр дип кем уйлаган? Авылның исеме җисеменә туры килгән түгелме?

 

Карап тормасаң, җимерелә

Соңгы могиканнар авылны саклап булмаячагын аңласа да, туган нигезне сакларга беркайчан да соң түгел, диләр.  Шуның өчен шәһәрдән кайтканнар да инде. Лаеклы ялга чыккач…  хет шулай булсын. Биш йортка шәһәрдән «дачник»лар кайтып йөри. Аларның тамырлары бу авылныкы түгел. Шуңа күрә андыйларга авыл нибары ял итү, көч  җыю урыны гына. Бетте, калмады дигәндә дә, адәм баласын авылга ниндидер җепләр бәйли. Моңа кадәр бөтен авылына бердәнбер кеше булган  96 яшьлек Разия әби бакыйлыкка күчкән инде. Сугыш ветеранының тол хатыны Шыпшиекка, иренә тугрылыгын саклаган, димәк. Хәер, андыйларның тормыш фәлсәфәсе без аңлый  торганмыни? Күпләр бит авылда бер үзең яшәүне җүләрлек яки кыргыйлык дип кенә бәяли. Хәзерге вакытта авылда кышны  чыгучылар – ике бертуганнар Илсия һәм Гөлсинә апалар гаиләсе.

– Бу – минем туган җирем, үз авылым. Чит авылга алай  дип барып  буламыни? Шуның белән дә кадерле ул. Элек Алан Шыпшиек дип йөртсәләр, без  Шыпшиек дибез, – ди  авылга 4–5 ел элек күченеп кайткан 73 яшьлек Илсия апа Бикбаева. – Әти дә, әни дә үлде… Өч абыем бар иде, алар мәрхүм инде. Мин – төпчеге. Карап тормасаң,  нигез җимерелә бит ул. Абый гаиләсе белән җәй саен Мәскәүдән кунакка кайтып йөрде. Аларны җимерек сарай белән  каршы алып булмый бит инде. Шуңа күрә йорт-җирне, каралты-кураны тәртиптә тотарга тырыштык. Ирем Җәмил  Казанда туса да, әнисе – шушы авылдан. Ул  авылга беренче булып кайтып китте. Мин атнага  берничә тапкыр кайткалап йөрдем. Пенсиягә чыккач та алты ел эшләдем. Аннан инде мин дә авылга күчендем. Кышны үзебез генә чыккан чаклар да булды. Узган ел  туганыбыз Гөлсинә белән ире Илгиз дә кышка яшәргә кайтты. Гөлсинә белән әтиләребез бертуган.

– Башта ферма, аннан мәктәп бетте. Мин  шушы авылда башлангыч мәктәпне тәмамладым. Әти-әниләр кайда мәктәп бар, шунда китеп бетте. Кайсы – Казанга, кайсы – күрше авылга.  Таркалу шуннан  башланды», – дип сөйли Илсия апа.

Илсия апа кечкенә чагында авылда 100ләп йорт  булган. Ярты авылда – татарлар, яртысында керәшеннәр яши иде», – ди ул.  Авыл өстендәге калкулыкта «Мәрьям Ана» урманы бар икән. Ул – изге урын, монда гөмбә, җиләк-җимеш җыярга да, агачларны кисәргә дә ярамый. Авылның алма бакчасы да булган (әле дә алмагачлары исән). Анда элек совхозның умарталыгы урнашкан. Алма бакчасы артында Явыз Иван заманында чукындырылган татарларның зираты булган. Бүген ул каберлекләр тигезләнеп беткән. Бары тик утыртылган агачларын гына күрергә мөмкин.

“Кирәк икән, спектакльләр дә куя алабыз, теләсә нинди образ тудырырлык артистларыбыз бар”

Кибеткә чаңгыда, ләгән тагып…

Җәй көннәрендә авылга сөт, каймак, эремчек сатучылар килә. Тик кышын  бер техника да керә алмый.  Шуңа күрә кирәк-яракка 4 чакрым ераклыктагы Дөбьяз авылы кибетенә баралар. Гөлсинә һәм  Илсия апалар кышын чаңгыда, билләренә ләгән тагып, юлга кузгалалар. Чаңгыларын полосада калдыралар да Дөбьязга төшәләр. Яңгыр яуса, тауны менеп тә, төшеп тә булмый, диләр. Шуңа күрә алар өчен иң авыры – юл газабы. Элек авылда Разия әби ялгызы гына яшәгәндә, авыл җирлеге юлны  атна саен тәртиптә тоткан. «Кыш көннәрендә юлны  айга берничә тапкыр  ачсалар да, рәхмәтле булыр идек. Автокибет җибәрсәләр дә, сөенер идек», – ди ике бертуганнар.

Мал-туар асраучы юк. Шулай да Илсия апалар унлап тавык тота. Иртүк авылны уятырга  әтәчләре дә бар. Җәйләре  бакчада казынып, кышлары өйдә телевизор карап уза. Авылга газ кертелмәгән. Өйләрен утын ягып җылыталар. Кыш буена 1–2 машина утын кирәк икән. Бер йөген 18–28 мең сумга сатып алалар. Су проблемасы юк, өйләренә кертелгән.

Үкенсәк, кайтмас идек

75 яшьлек Илгиз абый  Әскәров әнә шулай ди.  Бу йортта  хатыны Гөлсинә апа белән яшиләр. Икесе  дә – шушы авылдан.  Без килгәндә, Гөлсинә апаның шәһәргә киткән чагы иде.

Марат Кәбиров: Илдә – төрле афәт, бакчада – чүп. Икесеннән дә котылырлык түгел

– Монда иркенләп яшибез.  Ковид вакытында урамга да  битлексез чыгып булмады бит. Авылда күкрәк тутырып һава сулыйбыз. Кошлар сайравын тыңлыйбыз. Шәһәр белән чагыштырырлык түгел. 2009 елдан җәй көннәрендә авылга кайтып йөри башлаган идек. Быел беренче мәртәбә кышны чыктык. Юлы, кибете булса, түзәрлек. Хатын продукцияне бер айга җитәрлек итеп сатып алып куя. Балалар кайтып, хәлне белешеп тора. Яңалыкларны телевизор, интернеттан карап беләбез. Бәрәңге утыртабыз, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Эшсез аптырап ятмыйбыз, – ди Илгиз абый Әскәров.

Илгиз абыйның авылның бетүенә йөрәге әрни. Тик бездән генә тормый, ди. «Кечкенә генә  авыл булса да, элек бөтен  нәрсәсе бар иде. Колхоз, мәктәп бетте. Без шуңа шәһәргә качтык та инде.  Кемгә кирәк булды бу? Эше, мөмкинлекләре булса, кеше авылдан китмәс иде», – ди ул.

Шыпшиек халкы авылга  юлны бөтенләй онытып бетерми әле. Зиратын  тәртиптә тота. Соңгы елларда бигрәк тә игътибар арткан. «Әгәр юлы булса, авылга башкалар да күченеп кайтыр иде. Кайберәүләр җир алса да, юл газабыннан куркып,  йорт салырга ашыкмыйлар. Кыш көне машиналарын юл читендә калдырып булса да, кайталар бит. Хатыннары шунда көтеп утыра. Табигате матур, тыныч. Рәхәтләнеп яшәргә була», – ди авылда яшәүчеләр.

Шыпшиеклыларның гозерләрен Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Галиуллинга җиткердек. Әлеге вазыйфада икенче ел гына эшләүче  башлык әлеге авылда кешеләр яшәвен бездән  ишетте.

– Безнең җирлектә ике беткән авыл бар. Таршна авылында бер йорт та юк. Тик берәү анда мал-туарлар асрый. Шыпшыекта исә пропискада торучы бер кеше дә юк. Кышын анда юл чистартылмый. Ник алар шунда торгач, пропискага керми икән? Халкы булган авылларны  юлсыз калдырмыйбыз. Монда кешеләр кайтып утырган, ә без бу хакта белмибез дә. Авылга барып, хәлләрен белешермен, проблемаларын ачыклармын, – дип вәгъдә итте Рамил Галиуллин.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанова


Фикер өстәү